Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул Ленин һәйкәлен урнаштырган

Районыбыз үзәге булган Урыссу бистәсе фанер склад бүлмәсеннән башланган

 

 

Бу хакта Василий Арсентьевич Нагайцев сөйләгән иде. Сез аны хәтерлисездер, мөгаен? Урыссуның юбилеен бәйрәм итү алдыннан бистәбезгә нигез салучыларның исемнәрен хәтеребездә яңарту -  район гәзите хәбәрчесенең бурычы, дип саныйм. Өлкәннәрнең күңел түрендә сакланучы истәлекләре үзенчәлекле, эчтәлекле һәм кызыклы. Кызганыч, ул мөхтәрәм шәхесләрнең күбесе инде бу якты дөньяда юк. Чөнки вакыт аясыз һәм аны беркем дә туктата алмый. Әмма безнең шул чор вакыйгаларын тарих итеп язарлык мөмкинлегебез бар. Бу вакыйгалар белән танышканда, талантлы шәхесләр, фидакарь һәм намуслы хезмәтчәннәр гомер кичергән җиребез, туган ягыбыз өчен горурлык хисләре кичерерсең, дип уйлыйм, хөрмәтле укучым.

Басу, буш кыр…

Василий Нагайцев Урыссу бистәсе төзелешенә тимер юлы аша 1945 елның августында килә. Татарияга озатылучылар белән бергә поезддан чыккач, аның күзе иң элек фанер бинага төшә... Ә тирә-якта  буш басу. Поезддан төшүчеләрне ирләрен сугыштан зарыгып көтүче тол хатыннар уратып алган. “Яу кырында безнекеләрне күрмәдегезме”, - дип сорыйлар. Бәлки күргән дә булгандыр, кемнең кайдан икәнлеген ничек  хәтерләп бетерәсең инде, дип уйлый ул вакытта язмабыз герое. Әйдәгез, барысын да тәртип буенча сөйлик. Василий Нагайцев - Волгоград өлкәсендә туып үскән. Туган шәһәрендәге тормышы ачлык-ялангачлыкта узган. Шуңа күрә дә егет Төньякка, Архангельск өлкәсенә китәргә мәҗбүр булган. Анда ул урман комбинатында эшкә урнашкан һәм бер үк вакытта кичке мәктәптә укыган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, аны бригадир итеп билгеләгәннәр. Соңыннан зирәк, зиһенле егетне предприятиедән, белемен күтәрү өчен, Киев укыту комбинатына җибәргәннәр. Әмма аңа укырга насыйп булмаган, аны Кызыл Армия сафларына алганнар. Бу 1940 ел булган. Кызылармияче Нагайцевка беренче көннәрдән үк фашист гаскәрләренең бомба һөҗүмен татырга туры килгән. Ул хезмәт иткән взвод 1941 елның 22 июнендә Украинаның төньяк-көнбатышындагы Владимир-Волынский шәһәрендә торган. Менә аның күңелендә сакланган кайбер  истәлекләре:

- Отделение торган палатка, шартлап, күккә очты. Көндез дошманнарга каршы сугыштык, ә төннәрен ут нокталарын алыштыра идек. Чигенү турында сүз кузгатырга да ярамады. Безнең полктан беркем дә исән калмады диярлек. Июль ахырында немец танклары чолгап алды. Сугыш кирәк-яраклары юк, командирлар юк. Контузия алдым. Көн артыннан көн узды. Камалыштан чыгарга тырыштык. Беренче тапкыр уңышлы булды, әмма икенчесендә – юк. Әсирлеккә эләктек. Чокырга куып төшерделәр дә яһүдләрне шунда ук атып үтерделәр. Калганнарны Польшага, концлагерьга җибәрделәр. 1942 елга кадәр без шартламаган бомбаларны казыдык. Аннары Германиягә озаттылар. Вагоннардан күмер бушаттык. Бик авыр хезмәт. Ашаганыбыз - янгыннан соң калган ашлыктан пешерелгән, судан торган сыек шулпа. Соңыннан 20 кешене алпавытка эшкә алдылар. Биредә гәрәнкә (халыкта бу тамыразыкны бүкән шалкан дип тә атыйлар) бушаттык, мал абзарларын чистарттык. Ашату начар, ләкин кыйнаулары яхшы иде. Әле дә хәтеремдә, беркөнне безнең кебек үк бер әсир кызны якладым. Моның өчен мине штраф лагерена җибәрделәр. Бранденбургта 250 кешене сайлап алдылар һәм этле сакчылар белән безне тимер юл станциясенә алып киттеләр…

Кыскасы, Җиңү көненә кадәр Нагайцев әсирлектә була. Чыдап булмаслык авыр хезмәт хезмәт, михнәтле көннәр һәм төннәр... Һәм, ниһаять җиңү! Әмма, ни кызганыч, әсирлектә булган кешеләргә Совет дәүләтендә мөнәсәбәт төрлечә була.

Землянкалардан - йортка

 Аның Урыссуга килүе дә берникадәр дәрәҗәдә мәҗбүри рәвештә була. Тик фашист лагерьларының элеккеге тоткыны икмәк тәмен һәм бәясен бик яхшы белә. Шуңа күрә ул тыныч тормыштагы хезмәткә зур теләк, бар җитдилеге белән керешә. Бистәне төзергә килүчеләр  фанер баракта көзгә кадәр яши, салам тутырылган матрасларда йоклый, ә кышларын хәзерге хакимият бинасы урынында урнашкан землянкаларга күчә. Хәер, озакламый биредә бараклар һәм ике катлы йортлар төзелә башлый. Бригадир Василий Нагайцев җитәкчелегендәге «ТНС» трестының Урыссу СУ ГРЭСы төзүчеләре бригадасы үзләренең эшкә намуслы караулары белән аерылып тора. Бистә акрынлап үсә. Тиздән Урыссуда торак йортлар барлыкка килә, бигрәк тә “фин йорты” дигәннәре яхшылардан санала. Яңадан тәүге мәктәп  булган сигезьеллык мәктәп, мәдәният йорты, кинотеатр, универмаг, ике катлы 12 фатирлы йортлар, хастаханә шәһәрчеге барлыкка килә. Боларның барысы да Нагайцев җитәкчелегендәге төзелеш бригадасының хезмәт җимешләре.

Бәхетле тәмамланган очрак

Хөрмәтле замандашым, әгәр синнән: «Энергетик” мәдәният йорты каршындагы мәйданда дөнья юлбашчысы Владимир Ленинга һәйкәлне кем куйган?» - дип сорасалар, кыю рәвештә: «Василий Арсентьевич Нагайцев, XX гасыр», - дип җавап бирә аласың. Аңа бригададагы берничә егет ярдәм итә. Бу эшне төп хезмәтләреннән  бушаган арда башкаралар. Ул чорда әле күтәрткеч кран да, башка техника да булмый. Кыскасы, барысы да кул көче белән эшләнә. Өлешләп куела-куела, һәйкәл акрын гына җыела. Һәйкәлнең  соңгы өлеше булган Ленинның башын эшчеләр үз куллары белән ясаган чыгыр ярдәмендә күтәрә. Эш тәмамлангач, аларның хезмәтен лаеклы бәялиләр, мактау сүзләре дә күп ишетәләр. Тик... Гадәттәгечә, «дөреслек эзләүче» табыла. КГБда эшләүче ай дәвамында Нагайцевны сорау алуга йөртә. Янәсе, ничек сез Ленинның башына бау кидертергә җөрьәт иттегез?! Кайвакыт ягымлы сүзләр белән, кайчагында янап, ул Нагайцевтан ниндидер кәгазьләргә кул куйдыртмакчы була. Берничек тә барып чыкмагач, турыдан-туры янауга күчә: «Утыртачакмын!». Үз гомерендә күпне күргән Нагайцев югалып калмый: «Син бер ишектән утыртырсың, ә Сталин икенче ишек аша чыгарып җибәрәчәк», - дип җавап бирә. Әйе, ихтыяр көче нык була язмабыз героеның. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, ул, ГРЭСта эшләгән вакытында, ялгышып, үткәргечкә зыян сала. Аңа ток китереп бәрә. Һәм тагын сорау алулар башлана: "Кем кушуы буенча коткы тарату, провокация белән шөгыльләнәсең?». Әгәр Урыссу электр станциясе җитәкчеләренең берсе бу хәлләргә катнашмаса, моның ни белән тәмамлануын әйтүе кыен булыр иде. Бервакыт җитәкче аның янына килә дә: «Мин синең тарихыңны беләм. Башка сине борчымаслар", - ди. Һәм шуннан бирле башка аңа беркем дә тими, мәгънәсез сораулар белән бәйләнми. Ул рәсеме Мактау тактасыннан төшмәслек итеп эшли. Василий Арсентьевич бик күп мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Таисия Барбарская белән бергә 60 ел гомер кичергәннәр, ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары Урыссу бистәсенә нигез салучыларның берсе булган әтиләренең язмышын яхшы белә.

Аларның эшләре онытылмый

Язмабыз герое кебек кешеләр, боз ярып барган ныклы көймә кебек, һаман алга таба юл салып баруларын дәвам итәләр. Бу юллардан киләчәк буыннар да атлап барсын өчен бар тырышлыкларын куялар. Рәхмәт әйтә белгәннәр өчен, әлбәттә.  Килешәсездер, Урыссу бистәсе  елдан-ел матурлана бара. Быел район мәдәният йорты каршындагы мәйданны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Андагы  Ленин һәйкәле дә яңартуны көтә. Урыссулылар «нигезенә кадәр җимерергә, ә аннары...» дип уйлаучылардан түгел. Алар ата-бабаларының хезмәтен бәяли белә, аларның исемнәрен хәтерли һәм алар мирас итеп калдырган байлыкларны күз карасыдай саклый.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев