Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул вакыйгалар башка кабатланмасын...

1 сентябрь, Белем көне. Илебезнең барлык мәктәп укучылары өчен яңа уку елының тәүге кыңгырау моңы чыңлый. Дулкынландыргыч, кабатланмас мизгелләр...


Тыныч-имин була күрсен бу шатлык-куаныч тулы бәйрәм көне. Шулай дип телибез, чөнки уяулыкны һичберкайчан югалтырга ярамый. 2004 елның 1 сентябрендә булган фаҗигане истән чыгармыйк. Онытмыйк, канлы вакыйга корбаннарын бер минут тынлык белән искә алыйк...
1 сентябрь – Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуына бәйле вакыйганы күпләр хәтерлидер әле. Бу тетрәндергеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде. Шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге бер гөнаһсыз сабыйлар. Ә күпме кеше гомер буе төзәлмәслек тән һәм җан яралары алды.Уйларга да куркыныч...
Онытмыйк – экстремистлар һәм террорчылар һичкемне аямый, өлкәннәрне дә, балаларны да. Шуңа күрә мондый җанөшеткеч җинаятьләргә карата без битараф калырга тиеш түгелбез. Экстремизмга – юк! Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда террорлык, экстремистлык турында сөйләү, аңлату эшләре алып бару, тиешле гамәли күнекмәләр уздыру мотлак. Тәү чиратта – хәвефсезлек! Уяу булыйк. Бесландагы коточкыч вакыйгалар кабатланмасын. Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк, төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итеп, сыешып, дус-тату яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев