Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Умартачылыкка заманча караш

Бәйрәкә авылының ямьле калкулыгында умартачыларның күчмә семинары узды.

 

Семинарга республиканың башка районнарыннан – Апас, Биектау, Питрәч районнарыннан да умартачылар җыелды.

Умартачылар табигать кочагында зур сөйләшү үткәрде. Анда шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе Гөлчәчәк Мостафинаның бал кортлары кассеталы павильоны куелды. Бу исем күпләргә таныштыр, дип уйлыйм. Чөнки Көрәшбүләк авылында яшәүче умартачы хатын-кыз турында районда яхшы беләләр. Бер караганда, умартачылык гади генә бер эш кебек. Шул ук вакытта, бу алай түгел. Дөресрәге, бөтенләй дә алай түгел. Гөлчәчәк үз эшендә борынгы бабайлар ысулы белән канәгатьләнеп калмаган. Ул бүгенге көн таләп иткән заманча җитештерү технологияләрен дә үзләштерә. Узган ел, мәсәлән, 48 умарта гаиләсен сыйдырышлы кассета павильоны сатып алган. Аның йорт яны биләмәсендә 30лап умарта оясы бар. Семинарга килгән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казандагы Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ТИПКА) профессоры Валентин Шилов әлеге ысулның үзенчәлеген ассызыклады.

- Умартачылык тармагы соңгы вакытта шактый үзгәреш кичерде, - диде ул. - Яңалыкларны өйрәнмәү - алга таба карамау дигән сүз. Безнең институтта квалификация күтәрү курслары февраль аенда уза. Уку бушлай. Умарта гаиләсенең биологиясе, умартачылык технологиясе, умарта авыруларына каршы көрәш – боларның барысын да сез безнең курсларда белә аласыз. Бүгенге семинар, һичшиксез, күп кенә умартачыларны умартачылыкка карашларын яңадан карап чыгарга этәрәчәк. Күргәнегезчә, павильон кассеталы умартачылык стационар умартачылыктан күпкә өстенрәк. Кечкенә генә мәйданда күп санлы умарта гаиләсе яши. Аларны бал җыю урыннарына алып чыгу да җиңеләя. Ютазы районы вәкиле Гөлчәчәк әлеге тармакның үзенчәлекле технологиясен үзләштергән. Мондый павильонда бал кортларын теләсә нинди һава торышы вакытында күзәтеп торырга мөмкин. Барысын да пыяла аша күрергә була. Бу  яңача җитештерү. Әйе, башта әлеге эшкә акча  салырга кирәк. Ләкин, күргәнебезчә, бу үзен аклый.

Гөлчәчәк Мостафина бал кортларының ничек эшләвен күрсәтте. Бал кортлары армый-талмый үзләренең авыр эшләрен башкара. Безгә хәтта бал кортларының анасын да күрү насыйп булды. Аны бал кортлары шунда ук каплап алды. Алар бик тыныч күренде, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян салмады. Семинар барышында яңгыраганча, бу урта рус бал кортларының бер төре. Әлеге токым чыдамлыгы һәм җитештерүчәнлеге белән аерылып тора. Бер фасыл эчендә эшче кортлар 50-70 кг бал җитештерә. Гөлчәчәк Мостафина район җитәкчелегенә һәм Бәйрәкәдә эшләп килүче авыл хуҗалыгы коллективы җитәкчесе Сирин Галиевка әлеге “баллы” калкулыкта бал кортлары павильонын урнаштыру мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтен белдерде.

Семинарда шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов һәм авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин катнашты. Чарада катнашучыларга Гөлчәчәк Мостафина умартасындагы май ае балыннан авыз итәргә, хуш исле чәй эчәргә һәм башка тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин иде.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев