Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Умники и умницы»да катнашкан Айдар Шәйхин: «Баш эшләсен өчен җәяү йөрергә кирәк»

Беренче каналда баручы «Умники и умницы» тапшыруында республикабызны таныткан, тарих фәне буенча Россия олимпиадасында җиңү яулаган Айдар Шәйхин Татарстандагы сәләтле балалар өчен бердәнбер гуманитар гимназия-интернатында укый. Әлеге гимназия Актанышта урнашкан, Айдар белән күрешү өчен шунда бардык.

Гимназия дүрт ел элек кенә ачылса да, даны тирә-якка танылырга өлгергән инде. Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә килеп укучылар җитәрлек, шул исәптән Казахстан, Таҗикстаннан да укучылар бар. Барлыгы 160лап бала белем ала. Укучыларны 5 нче сыйныфтан кабул итә башлыйлар. Читтән килүчеләр өчен махсус интернат та булдырылган. Анда укучылар бушка яши.
Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ренат Миргаязов әйтүенчә, төп максат - сәләтле балалар өчен уңышка омтылыш уяту.Укучыларга белем алу, мөмкинлекләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
- Мәктәпләрдә гел шулай бит инде ул: сыйныфта кемдер күбрәк белергә тели, дәресләрдә гел кул күтәрә, сораулар бирә, икенчеләре игътибарсызрак була. Гимназиягә әнә шул актив, белемгә омтылган, фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән кызыксынган укучыларны җыябыз. Алар арасында да конкуренция булдыру мөһим, сәләтле балаларның офыклары тагын да киңәергә, талантлары тагын да артырга тиеш, дип саныйбыз. Укучыларыбыз - республика, Россия күләм бәйгеләр призерлары. Гимназияне тәмамлаган укучылар арасында Казанда IT-паркта эшләүчеләр, үз эшен ачучылар да җитәрлек, - ди Ренат.
Гимназиянең директоры Артур Галиәхмәтов исә биредә бер ел гына эшли. Үзе дә Актаныш якларыннан.
- Туган ягымда шундый көчле гимназия булуы белән горурланам. Якташларыбыз истәлегенә багышлап, республика күләмендә күп кенә чаралар, фестивальләр, бәйгеләр уздырабыз. Гимназиядә бик тәҗрибәле югары категорияле укытучылар белем бирә. Әйтик, химия фәне укытучысы Рузилә Гарипова әле быел «Ел укытучысы» исеменә лаек булды, - ди директор.
Гимназия КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә күп кенә түгәрәкләр эшли: журналистика, гарәп графикасын өйрәтү, робототехника, җыр, бию буенча дисеңме... «Инглиз чәршәмбесе» дә үзенчәлекле уза, һәр атна бу көнне укучылар үз фикерләрен инглиз телендә җиткерә, чит телдә аралаша. Гимназиянең үз телевидениесе, радиосы, «Ак җилкән» дип исемләнгән газетасы да чыгып килә.
Гимназиянең беренче катында «Ак җилкән» газетасына хәбәрчеләр кирәк, дигән игълан эленгән, кызыксынып, «редакция»гә юл тоттым. Газета чыгару бүлмәсен укучылар «бункер» дип йөртәләр. Бункерда түбәтәйле егетне очраттым, бу Айдар Шәйхин үзе булып чыкты. «Гимназия газетасының версткасын эшләгәндә, «Шәһри Казан» газетасыннан үрнәк алдык, соңгы арада басманың бизәлеше нык үзгәрде, яхшырды», - дип искәртте Айдар.
Тумышы белән ул Актаныш районының Әтәс авылыннан. 3 нче класстан бирле тарих белән кызыксына икән инде.
Россия күләмендә узган тарих фәне буенча олимпиадада җиңү яулау әлеге фән буенча БДИдан азат итә икән. Хәер, имтиханнардан болай да курыкмыйм, ди Айдар. Шуңа да репетиторлар белән дә шөгыльләнми, өстәмә әдәбиятны әллә кайчан укып чыккан инде. Аның «Умники и умницы» тапшыруында катнашуы белән дә кызыксынам. Уенның берничә этабында җиңеп, ул бәйгенең чирек финалына чакырылган.
- Бу тапшыруның чиста шоу түгеллеге сөендерде. Анда барысы да гадел. Әзерләнү барышында гыйлемемне арттырдым. Күп дуслар таптым. Соңгы турда тимер юллар темасына багышланган сорауларга җавап бирүе авыр­рак булды. Мине күбрәк дәүләтләр тарихы кызыксындыра. Алга таба исә диннәр тарихын өйрәнергә телим, Татарстанда әлеге өлкәнең киләчәге өметле, - ди Айдар.
Егет түбәтәй киеп йөри, сүз уңаеннан, «Умники и умницы»­да да ул түбәтәен салмаган. Егет гарәп язуын белә, Коръәнне укый, диндә.
- Белемгә омтылу нә­селдән киләдер. Әти тракторчы иде, әни сыер савучы, үз вакытында белем алу мөмкинлеге булмаганга дипломсыз калган, ә фикерләү дәрәҗәсе бик югары, - ди Айдар.
Ул көненә алты чакрым җәяү йөри. Иртә белән интернатта яшәүчеләрне мәктәп автобусы илтсә дә, Айдар җәяү китә. Хәзер менә велосипедка күчкән.
- Баш яхшы эшләсен өчен, җәяү йөрергә кирәк, - ди.
Айдарның чит илдә белем алырга мөмкинлеге булса да, Казанда калырга исәбе.
- Иң зур хыялым зур дәрәҗәләргә ирешү, чит илләрдә белемне тирәнәйтү дә түгел, беренче чиратта, безне кеше иткән, биш баласын аякка бастырган әниебезгә яхшылык эшлисем килә. Әнидән еракка китәсем килми, аны кайгыртып тору - безнең олы бурычыбыз, - ди Айдар.
Сүз уңаеннан, Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты» исә 26 майдан укырга килергә теләүчеләрне җыя. Гимназиягә талантлы балалар бишенче сыйныфтан кабул ителә.
Эльвира Мозаффар, Казан - Актаныш - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев