Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Урыссу авылының өлкәннәре һәм кечеләре тыгыз элемтәдә яши

Кече Урыссуы авылы «Ләйсән» балалар бакчасы белән элемтәбез бик тыгыз. Авылда концерт-мәдәни чаралар узганда алар үз өлешләрен кертсәләр,бакчада уздырылган кичәләрдә катнашырга кирәк булган чакта , без дә булдыра алганча ярдәм кулын сузабыз. Сагынып көтеп алган , күз ачып йомганчы узып киткән җәй белән хушлашырга чакыргач ,күчтәнәчләребезне алып,нәни дуслар янына ашыктык.Балалар...

Кече Урыссуы авылы «Ләйсән» балалар бакчасы белән элемтәбез бик тыгыз. Авылда концерт-мәдәни чаралар узганда алар үз өлешләрен кертсәләр,бакчада уздырылган кичәләрдә катнашырга кирәк булган чакта , без дә булдыра алганча ярдәм кулын сузабыз. Сагынып көтеп алган , күз ачып йомганчы узып киткән җәй белән хушлашырга чакыргач ,күчтәнәчләребезне алып,нәни дуслар янына ашыктык.Балалар бакчасының ямьлелеген күрсәгез,шаккатмалы.Бакча хезмәткәрләре бердәмләшеп бар булган кишәрлекләрендә аллы-гөлле чәчәкләр,кыш көне сыйланыр өчен яшелчәләр үстергәннәр, әллә нинди хикмәтле сыннар,уен җайланмалары көйләп куйганнар.Ул матурлыкка сокланып, балаларның күрсәткән һөнәрләрен карый-карый вакытның узганын сизмәгәнбез дә.Мавыктыргыч балачак иленә сәяхәт эчкерсез һәм бик кызыклы булды.Балаларның сау-сәламәт булуларын ,ә тәрбияче апаларына эшләрендә уңышлар теләп саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев