Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урал бистәсендә ир кешене елан тешләгән

Район хастаханәсендә беренче тапкыр елан чакканнан соң ярдәм сорап мөрәҗәгать итү очрагы теркәлгән.

- Гадәттән тыш очрак күптән түгел Урал бистәсе тирәсендә булган. Ир кешегә медицина ярдәме күрсәтелде, - дип шәрехләде очракны районның баш табибы Ренат Фатыйхов.
Редакция баш табибтан газета укучыларыбызга елан чагудан ничек сакланырга кирәк булуы һәм бу күңелсез очракка юл куелган икән инде, ниләр эшләргә кирәк булуын аңлатуын үтенде.
- Безнең районда аеруча зәһәр еланнар юк, шуңа да карамастан,елан чагу очрагын инкяр итеп булмый. Урманга барырга әзерләнгәндә, тыгыз тукымалы ыштаннар һәм аяк киемнәре кию мәҗбүри. Үз алдыңнан таяк кыштырдатып йөрү мөһим, - дип аңлатты баш табиб. - Әгәр дә елан һөҗүм иткән икән инде, аның аерым билгеләрен - баш формасын, төсен, аркасында төсле буяулар һәм буй-сызыклар булуын күреп калырга тырышу зарур. Чагылган кеше ярадан агуны суырып алырга тырышырга тиеш. Аны авыз белән суыру авыз куышлыгында яралар булмаса гына рөхсәт ителә. Урманга юнәлгәндә, 2 кубка якын күләмендәге шприц төрендә суырткыч әзерләргә, аның башын кисәргә кирәк. Елан тешләгән очракта, шприцны тән тукымасына нык итеп терәргә һәм агуны суырып чыгарырга кирәк. Шулай ук хәрәкәтне һәм зыян күргән өслекнең, агуның тагын да таралуына юл куймас өчен, өстәмә җәрәхәтләргә дучар булуын минимальләштерү мөһим. Жгут салырга ярамый, әмма ярадан өстә тыгыз бәйләвеч бәйләп куярга була. Яраны йод кебек сыекчалар сөртеп яндырырга, алкоголь кулланырга ярамый. Һәм, әлбәттә инде, зыян күрүчене хастаханәгә озату чарасын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев