Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үрнәкле гаилә – Ил терәге

Хөрмәтле якташларыбыз – Фәйзрахмановлар гаиләсе әгъзалары белән танышу дәверендә нәкъ шундый фикергә киләсең. Чын мәгънәсендә Ватан горурлыгы булырдай замандашлар хакында сүз бара бүген.

Гаилә башлыгы Эдуард Фәрит улы Фәйзрахманов – һәрьяклап ихтирам-хөрмәткә лаек, бай тормыш тәҗрибәсенә ия, күпләргә үрнәк булырдай шәхес. “Ни рәвешле бер кеше язмышына шулкадәр вакыйгалар сыйды икән?”, – дип гаҗәпкә калырлык. Һич арттыру булмастыр, чын-чынлап әсәр язарлык замана героебыз хакында. Әлеге көндә ул махсус хәрби операциядә Ватан алдындагы бурычын намуслы үти.  Йөрәк кушуы буенча ил азатлыгы өчен көрәшә. Ә ничек башланды икән барысы да, өлгеле гаилә башлыгының тәрҗемәи хәленә мөрәҗәгать итик бераз.

Эдуард Фәрит улы республикабызның матур табигатьле Балтач районында дөньяга килгән. Мәктәп еллары кызыклы узган аның. Яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Аеруча дзюдо көрәшен үз иткән. 14 тапкыр Татарстан беренчелегенә турнирда җиңү яулаган. 16 яшендә ул инде өч тапкыр СССР Бөтенсоюз турнирлары җиңүчесе, спорт мастеры. Шул рәвешле шаулы-гөрле үсмер еллары да артта кала. Бик иртә әтисез кала ул. Ә аның әнисе Рәзинә Әнвәр кызы, көнкүреш турында кайгыртудан тыш, улын һәм кызын укыту һәм тәрбияләү өчен җаваплылыкны үз өстенә ала, аларның киләчәге күбесенчә аның тырышлыгына бәйле икәнен яхшы аңлый. Аның өендә һәрвакыт мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хөкем сөрә, ләкин шул ук вакытта ул кирәк булганда кырыс та була белә. Озын эш көненнән соң ул һәр кич балаларын үз янына утыртып, алар белән дәресләр генә түгел,  тормыш турында, үзе тапшырырга теләгән гаилә кыйммәтләре турында да сөйләшә. Ул аларда кыюлык һәм җаваплылык тәрбияләгән, тормыш юлларына куйган авырлыкларны лаек җиңәргә өйрәтә. Ул һәр көннең — сабак икәнен һәм нәкъ менә хәзер аларның холкына нигез салынганын белә.Кыю, үткер егет 1990 елда армия сафларына алына. Хәрби-десант гаскәрләре частендә  хезмәт итә. Солдат бурычын үтәгәч тә, контракт нигезендә тагын ике елга армия сафларында кала. Старшина дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта.

1994 елда армия чыныгуы алган егет Балтач районы милиция бүлегенә эшкә килә. 1995-98 елларда исә Алабуга шәһәрендәге милиция мәктәбендә гыйлемен арттыра. Арытаба Казанда, Русия Эчке эшләр министрлыгы юридик институтында укуын дәвам итә. Спортны да ташламый, билгеле. Көрәш буенча ТР җыелма командасы составына кертелә, җиңү яулый. Шул ук вакытта лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. 18 ел Балтач төбәгендә хезмәт итү чорында Эдуард Фәрит улы район данын яклый, дзюдо көрәше буенча беренчелекне бирми. Хәрби алышларда  катнашырга да туры килә батырга. 2002 елда Фәйзрахманов җирле халык тынычлыгы мәнфәгатендә Чечен Республикасына юллана. Моздок, Кизляр, Гудермес, Ханкала, Грозный... Байтак “кайнар нокталар”да катнаша милләттәшебез, сер бирми, тормыш сынауларын лаеклы үтә.

Янә алгы сафта

Исән-имин туган якларга кайткач, ир асылы өлкән лейтенант, арытаба капитан, аннан майор дәрәҗәсенә ия була. 2012 елда Эдуард Фәйзрахманов Ютазы районы ЮХХДИ бүлеге җитәкчесе вазифасына тәгаенләнә. Биш ел рәттән ул җитәкләгән оешма өченче категория буенче 21 район арасында алдынгылыкны бирми, югары нәтиҗәләргә ирешеп, беренче урынга чыга килә. Шактый көч куеп, байтак тырышлык сарыф итеп, якташыбыз Урыссуда яңа ЮХХДИ бинасы салдыруга ирешә. Вакыт уза, яңадан-яңа үрләр яулана тора. Соңгы биш елда, 2017 елдан алып, Фәйзрахманов җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча полиция начальнигы вазифасын үти. Бүгенге көндә ул подполковник дәрәҗәсендәге атказанган Эчке Эшләр министрлыгы пенсионеры. Тәвәккәл, төгәллекне сөюче, ары-талуны белмәүче, көчле рухлы җитәкче. Таләпчән, әмма кеше хәленә керүчән, үрнәкле хезмәткәр. Яхшы хәзерлекле, тәҗрибәле спортчы. Сабыр-түзем, һичкайчан авырлыкларга, кыенлыкларга зарланмас ир узаманы. Болар барысы да бер үк кеше – хөрмәтле якташыбыз хакында бәянләүче күркәм сыйфатлар. 

... Инде хаклы ялга чыккач, тыныч кына тормыш көтәр вакыт җиткән сыман. Тик, кызганычка каршы, насыйп булмый андый борчылусыз яшәеш. Вакыйгалар кисәк борылыш ясый... “Улыбыз Рөстәм Украинада батырларча һәлак булды, –дип хәбәрли күз яшьләре катыш Эдуард Фәрит улының хәләл җефете Миләүшә ханым. –  Рөстәмебез армия сафларына Ютазы районыннан алынган иде. Солдат хезмәте тәмамлангач, контракт төзеп, тагын бер елга калды. Әмма, сугыш башлану сәбәпле, улыбыз беренчеләрдән булып алгы сызыкка керә. 20 яшьлек десантчы егет... Ничәмә тапкырлар яраланып та, барыбер  үлем-афәт тырнагыннан котылып кайтыр, дип зарыгып, өметләнеп көткән Рөстәмебез 2023 елның 17 мартында мәңгелеккә юл алды...” Әйткәндәй, Рөстәм дә спорт белән үтә дус була, бокс буенча спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның якты истәлегенә багышлап, туган ягы Балтачта инде икенче тапкыр махсус турнир үткәрелгән. Ул укыган гимназиядә музей ачылган. Биредә Рөстәмнең киемнәре, документлары, медальләре лаеклы урын алган. Яшь буын вәкилләренә, бүгенге кыз-малайларга тиңләшердәй үрнәк-өлге...

“Эдуард гаиләбезгә ябырылган ачы кайгыны бик авыр кичерде, – дип дәвамлый Миләүшә ханым. – Аяусыз хәбәр белән килешергә теләмәде. Йокыдан калды, уйланды, борчылды... Нәтиҗәдә 2024 елның май аенда махсус хәрби операциягә юлланды. Башкача булдыра да алмас иде тормыш иптәшем, аңлыйм. Беренче көннән үк алгы сызыкта кадерле кешем. Ун көнгә бер шалтыратырга тырыша, яки “смс” язып җибәрергә форсат таба. Минем монда ут йотып яшәгәнне аңлый инде... Ул бүген взвод командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә, старшина. Һәрвакыттагыча, хәрби бурычына тугры булып кала”. 

Туган төбәге Балтач районыннан зур гуманитар ярдәм килгәнен дә ассызыклый әңгәмәдәшебез. Тепловизорлар, газ баллоннары, шланглар, дарулар, азык-төлек, беренчел кирәк-ярак әйберләре... Әмма иң мөһиме – “Эндуро” атамалы мотоцикл. Бик тә кирәк ләбаса Эдуардка әлеге транспорт чарасы. Ник дигәндә, командир урынбасары сыйфатында 50км ераклыктагы штабка барырга, сугыш кирәк-яраклары алып керергә кирәк. Мотоцикл чын-чынлап хәрби дустына әверелә! Гуманитар ярдәм артыннан исә 400 км юл үтәргә туры килә. Ике тәүлек дәвамында йөкне исән-имин тиешле урынга җиткезүгә ирешә. “Йөк артыннан чыкканда әле ярыйсы, ә менә керткәндә шактый читен, – дип хәбәрли яугир якыннарына. – Чөнки дроннар оча, йөк авыр, аяк астын да җентекләп  карарга кирәк”.

“Бик тә хәвефле, кыскасы, – ди авыр сулап Миләүшә ханым. – Аяклары дүрт тапкыр җиңелчә яраланган Эдуардның. Көчле яра булмаганда беркая да чыгармыйлар, үзләре генә бәйлиләр икән. Алар Днепр кырында ук. Яңалыклардан ишеткәнчә, үзе бераз сөйләгәнчә, аз югалтулар белән утрауны, ун кешене әсирлеккә алганнар, илледән артык дошманны тар-мар иткәннәр...” Батыр яуда сынала. Якташыбыз хаклы рәвештә бүләкләнә. Хәрби бурычын намуслы үтәгәне, үрнәкле хәрби тәртибе, махсус хәрби операция барышында күрсәткән кыюлыгы һәм каһарманлыгы, шулай ук Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Рәхмәт хатына, командирыннан исемле сәгатькә лаек була. Чын күңелдән котлыйбыз. Исән-сау яу кырларыннан кайтып, тыныч гомер кичерергә язсын Ватан улларына!

“Зарыгып көтәбез сине, кадерлебез!”

Шулай ди зур дулкынлану хисе белән герой замандашыбызның газизләре. “Әлеге хәлләр безнең гаилә өчен тагын бер зур сынау, дип исәплим мин. Бернигә карамастан, шатлыклы очрашулар насыйп булыр, дим. Чөнки бит өйдә әтиләрен өч балигъ булмаган баласы көтә.  Без инде көн саен Украина җирлегеннән кайта алмый калган герой ир-егетләребезгә дога кылабыз. Дөньялар тынычланып, якын кешеләребез исән-сау йортларга кайтып, киләчәктә тигезлектә, куанычта яшәрбез, дигән өметтә калабыз. Сугыш бит ул ничек кенә изге-гадел дип аталмасын, һәрвакыт вәхши, аяусыз. Ул һичкемне, бернәрсәне дә җәлләми, аямый. Язмышларны, йөрәкләрне телгәли, өзә, тураклый”. Миләүшә әйткәннәрне күпме гүзәл затларыбыз кабатлар иде, чын мәгәр! Ирексездән элеккеге елларда үтә поплуяр булган җыр сүзләре искә төшә: “Тынычлык, тынычлык, тынычлык, дип, миллионнарның тибә йөрәге...”

Әйе,  сабыйлар әтиләрен  көтә. Шөкер, йөзгә кызыллык китерерлек түгелләр, мактап кына телгә алырлык. Өлкән малай булып калган Ильяска 13 яшь. Гадел, көчле ихтыярлы, максатчан. Әнә шул сыйфатлары ярдәм итә дә инде үзенә. Уку алдынгысы, республика күләмендәге олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Бокс белән сигез ел дәвамында шөгыльләнә, турнирларда җиңә килә. Мактау кәгазьләре, медаль-кубоклары бихисап. Сигез яшьлек Илшат та мәктәптә яхшы өлгәшә, өстәвенә музыка мәктәбендә белем ала. Абыйсыннан калышмый, спорттан читләшми, өч ел көрәшкә йөри, яулаган җиңүләре шактый. Алты яшьлек Алия исә 7нче санлы балалар бакчасына йөри. Кызларга хас булганча, нәфислекне, матурлыкны ярата, бию түгәрәгендә шөгыльләнә, инде икенче елын “Ютазы йолдызлары”нда балкый. Төрле мәдәни чараларда катнаша, алдынгы урыннар били. Әти-әниләре хаклы рәвештә горурланырлык күз нурлары белән! 

Тату-бердәм гаилә учагы сагында уяу торучы Ана исә бар көчен балаларын тәрбияләүгә багышлый, ватанпәрвәрлек рухында, актив-чыдам итеп үстерергә омтыла.  Югары юридик белеме дә ярдәмгә килә, әлбәттә, бу җәһәттән. Фәйзрахмановлар гаиләсе район күләмендә үткәрелгән барлык чараларда әүдем катнаша, бер генә ярыш та алардан башка узмый. Яулаган җиңүләре, призлары бихисап. Гаилә девизы – “Бергә без көч”. Иң зур уңышлары – “Ел гаиләсе-2024” титулы. Ел башыннан, гыйнвар аеннан бирле һәртөрле бәйгеләрдә көч сынашулар нәтиҗәсе бу. Никадәр сабырлык-түземлек, ныкышмалык, бердәмлек таләп иткән ул бәйге-сынаулар! “Мин үз гаиләм белән ихлас горурланам. Инде киләчәк чараларда Эдуардым белән берлектә,  тулы гаилә составында катнашырга насыйп булсын иде”. Һичшиксез гамәлгә ашсын Миләүшә ханымның изге теләк-ниятләре. Җиңелдән түгел  бүгенге көндә гүзәл затка тормыш көтүләре. Йорт хуҗасы вазифаларын да үтәргә, байтак авырлык-мәшәкатьне үз җилкәсендә күтәрергә туры килә ич Анага. Хуҗалыкта эш җитәрлек. Тавык, куяннар асрыйлар. Кечкенә умарталык та  бар.  Һәммәсе карау, тәртип сорый, билгеле. “Әмма ләкин без көчле, ныклы булырга тиешбез. Иң зур теләк – туган җиребезгә, ниһаять, тынычлык килсен, Җиңү таңы атсын!” Чын күңелдән кушылабыз.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев