Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыннар җитмәү сәбәпле, “Айсылу” татар фильмы премьерасы ике тапкыр күрсәтелде

Казанның "Мир" кинотеатрында премьера - режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән "Айсылу" татар фильмын тәкъдим итү чарасы булды. Кинотеатрга эләгергә теләүчеләр "Мир"ның ишек төбеннән үк тотынган иде. Залның эчендә дә халык ким түгел. Тәкъдим итү чарасын оештыручылар бу кадәрле тамашачыны күрергә әзер булмаган, күрәсең, соңрак 29 минутлык кыска метражлы фильм ике тапкыр...

Беренче сеанста да, икенчесендә дә утырырга гына түгел, басып карарга да урын юк иде. Хәтта төшерү группасы һәм фильмда уйнаган актерлар да картинаны басып карарга мәҗбүр булды. Фильмның татар телендә төшерелүе тамашачылар арасында шундый кызыксыну кубарган, анда керү ирекле булуы да кеше санын "арттырган"дырмы. Татар телен белмәүчеләр өчен исә экранга рус субтитрлары чыгарылды.

Казаннан ерак түгел генә бер авылда төшерелгән нәфис фильм "татар көлбикәсе" хакында.

Картинаның төп герое - Айсылу исемле яшь чибәр кыз. Аңа табигатьтән җырл

ау сәләте бирелгән, әмма ул, автоһәлакәткә эләгү сәбәпле, гарип һәм бары култык таяклары белән генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге караңгы. Әмма бер көнне кызның тормышын төптән үзгәртердәй вакыйга була... Аларның күршесенә калада уңышлы гына эшләп килүче продюсер бер җырчы кызга клип төшерергә кайта. "Талант - ул берни түгел, иң мөһиме - яхшы продюсерың булу. Шул чагында гына уңышка ирешә аласың. Мин теләсә кемнән дә йолдыз ясый алам", - дип масая шоу-бизнесның яшь вәкиле Йосыф (әлеге рольне Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының элеккеге артисты Рафил Галимуллин башкара). Клиплар төшерүче Рамилнең күзе Айсылуга төшә. Ул Йосыф белән бәхәсләшә һәм Айсылуны җырчы итәргә күндерә, кызга клип төшерә. Шулай итеп, Айсылуның язмышында яңа этап башлана...

Рольләрдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары уйный. Төп рольдә − Гөлназ Галимуллина. Рольне тиешенчә башкарып чыгу өчен ул хәтта табиблар, тәҗрибәле өлкән буын артистлар киңәшләрен тоткан. "Авыру кешенең эчке халәтен, хис-кичерешләрен сәламәт кеше тулысынча аңлап бетерә дә, аларны күрсәтеп бирә дә алмыйдыр, минемчә. Әмма мин бик тырыштым һәм бу авырлыкны җиңеп чыктым дип уйлыйм", - диде ул. Аның "Айсылу"да искиткеч итеп "Ак калфак" халык җырын башкаруы берәүне дә битараф калдырмады һәм хәтта тәкъдим итү чарасында Гөлназдан тамашачы әлеге җырны башкаруын сорады.

"Татаркино" оешмасы директоры Владимир Батраков тамашачылардан бүген шундый кыенлыклар килеп чыккан өчен гафу үтенде. "Без моның кадәр тамашачы көтмәгән идек. Ник дигәндә, уен фильмы төшерергә әле өйрәнеп кенә киләбез. Бүген сез яшь кинемотография белгечләренең эшен күрдегез. Болар барысы да безнең Татарстанда тәрбияләнгән белгечләр һәм әлеге ярты сәгатьлек картинага бик күп көч түгелгән, хезмәт куелган", - диде ул һәм бу проекның соңгы карлыгач булмавына вәгъдә бирде.

"Айсылу"ны Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган яшь режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән. Бүген ул дулкынлануын яшермәде һәмтамашачыларга бу чарага килгәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Картинаның сценарий авторы һәм башкарма продюсеры Алексей Барыкин сүзләренчә, фильмның алдагы өлешендә Айсылу Казанга килә, ул анда Татарстанда танылган җырчылар белән таныша, алар белән эшли башлый. Сценарий авторы ышандырганча, җырчылар рольләрен эстраданың чын артистлары башкара. Кызны алда бик күп сынаулар көтә, шул исәптән экранда "мәхәббәт өчпочмагы"н да күрергә мөмкин булачак.

Кыска метражлы фильмны киләчәктә өч өлештән торган тулы метражлы фильм яки телевизон сериал буларак төшерү планы белән дә бүлеште Алексей Барыкин. Төп максат исә - прокатка чыгарырлык фильм булдыру.

"Безнең тамашачы өчен кызыклы, аларга якын картина төшерәсебез килде. Махсус бик җиңел сюжет сайладык", - диде сценарий авторы.

Ул киләчәктә татар телендә кызыклы комедия һәм маҗаралы мистик фильм төшерергә теләвен дә белдерде.

"Айсылу" фильмы ТР Мәдәният министрлыгы финанс ярдәме белән төшерелгән. Аның бюджеты − 320-325 мең сум тирәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев