Урыссу балалар паркында Халыкара СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышланган чара узды
Биредә ял итүчеләргә әлеге авыру турында сөйләргә, кешеләр ВИЧ-инфекция белән яшәүчеләргә теләктәш булсыннар өчен, район яшьләр бүлеге карар итте.
Гражданнарыбызның бу авыру турында ни дәрәҗәдә мәгълүматлы булуларын ачыклау һәм әлеге чир турында белемнәрен тулыландыру максатында чараны оештыручылар тамашачылар белән викторина уздырды һәм дөрес җаваплар өчен бүләкләр тапшырды. Ачыклануынча, кайбер элементар сорауларга, аерым алганда, үбешү аша авыру күчәме, дигән сорауга, хәтта өлкәннәр дә җавап бирә алмады. Паркта ял итүчеләр зур илһам белән күккә кызыл шарлар очыру һәм агачларга бөтен дөньяда СПИД белән көрәш символы булып торган кызыл тасмачыклар бәйләү тәкъдимен кабул иттеләр.
- Планетада һәрбер кеше елдан-ел ВИЧ белән зарарлану куркынычына күбрәк дучар була бара. Бүген алынган мәгълүмат сезгә аннан сакланырга ярдәм итсен, - дип теләделәр хушлашканда аны оештыручылар. Чарада концерт номерлары белән балалар да, район артистлары да чыгыш ясады.
Белешмә
Дөньяда авыру килеп чыкканнан бирле 35 миллион кеше ВИЧ-инфекция белән зарарланган, шуларның 22 миллионы инде үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев