Урыссу бистәсе ишек алларында яңа уен элементлары барлыкка килде. Кая безнең уен мәйданчыгы?
Агымдагы елның февраль аенда узган күп фатирлы йорт өлкәннәре белән очрашуда районга балалар өчен уен мәйданчыклары кайтуы һәм аларның язын куела башлавы хәбәр ителде.
Без яши торган Горький урамындагы 1 санлы йорт "Идарә итүче компания" балансында тора. Тимерне кызуында сугарга кирәк. Форсаттан файдаланып, җыелыш бетү белән дә аның директоры Закуан Ильясовка безнең йорт территориясенә уен элементлары куелачакмы дип мөрәҗәгать иттем.
- Быел иске таганнарны, һичшиксез, алмаштырачакбыз. Өстәвенә, бездә район прокуроры күрсәтмәсе дә бар, - дип ул анык итеп җавап кайтарды.
Җәй тәмамлануга таба йөз тотты. Безнең уен мәйданчыгында бернинди дә хәрәкәт юк - вәгъдә ителгән яңа элементлар күренми... Балалар шул ук иске тимер таганнарны көч-хәл белән селкетеп, атынырга тырыша. Әлеге уен мәйданчыгының икенче елын инде хәтта буяулары да яңартылмый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев