Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсе урамнарын тәртипкә китерү башланды

Бүген, әле республикада игълан ителгән санитар-экологик ике айлыкка кадәр үк, Урыссу бистәсе урамнарын тәртипкә китерү башланды.

Бистә үзәк урамнардан башлап тәртипкә китерелде. Беренчеләр булып җыештыруга "Электросоединитель", электр-механика заводлары, "Водоканал", хастаханә коллективлары, мәдәният һәм хакимият хезмәткәрләре кереште.

Җир әле бөтенләй кибеп бетмәгән, шуңа күрә эш нигездә кар эрегеннән соң барлыкка килгән чүпне җыештырудан һәм бордюрлар янында җыелган пычракны тазартудан гыйбарәт булды. Авыл җирлекләрендә исә үз территорияләрендә чисталык урнаштыруга тагын да иртәрәк керешкәннәр. Җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Рәис Галимов мәгълүматы буенча, алар инде икенче атна дәвамында автотрассаларның юл кырыйларын чистарту белән мәшгуль. Җирлек эшчеләре чүпне капчыкларга тутыра һәм ул төзекләндерү буенча предприятие тарафыннан чыгарыла.

Сүз уңаенда

Бүген шулай ук предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән район территориясендә өмә уздыру буенча киңәшмә үткәрелде. Бөтенроссия шимбә өмәсе уздыру көне 23 апрельгә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев