Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсендә балалар өчен зур бәйрәм уткәрделәр

Балалар күзләрендә бу кадәр куанычны, бәхет-шатлыкны елга бер тапкыр - Балаларны яклау көнендә генә күрергә мөмкин. Чөнки бу көн бит әле җылы җәй һәм озын каникуллар башлануны да вәгъдә итә. Тагын бу көнне аларны һичшиксез якты, күңелле, онытылмаслык тәэсирләр белән тулы балалар бәйрәме көтә.

Урыссу үзәк балалар паркы сәхнәсе алдында 1 июнь көнне биредә үткәрелгән чараларда катнашырга теләүчеләр янында алма төшәрлек урын да юк иде.

Балаларның яңгыравклы җырлары һәм күңелле биюләре, өлкәннәрнең матур теләкләре һәм кояшлы иртә - боларның барысы да кәеф күтәрелүгә, вакытны хозурлыкта, рәхәтлектә үткәрүгә булышлык итте. Балалар зур теләк белән уен тамашаларында катнашты, чыгыш ясаучы артистларга кушылып җырлады һәм биеде.

Ә бушлай туңдырма һәм чупа-чупс нарасыйларга күпме шатлык өстәде!

Әлеге бәйрәмдә иҗади һәм мавыгучан затлар үзләрен күрсәтә алды. Яшь рәссамнар асфальтка төшерелгән рәсемнәрдә үзләренең дөньяны күзаллауларын чагылдырды, спорт сөючеләр балалар иҗаты үзәгенең дума отряды тарафыннан оештырылган хәрәкәт уеннарында катнаштылар, алар өчен атрибутларны "БлагоДарение" хәйрия фонды тәкъдим итте.

Район мәдәният йортының тамаша залында да бер генә буш урын да булмады, анда барыбызга таныш "Маски" театраль студиясе сәхнәдә кызыклы "Королевство кривых зеркал" әкиятен куйды.

Әлеге тамашага студия артислары ел дәвамында әзерләнде һәм уңышлы чыгыш ясады. Тамашачылар әкиятне зур кызыксыну белән карады, чөнки рольләрдә аларның сыйныфташлары һәм танышлары уйнады. Яшь артистларның спектакльгә өлеш кертүләре рәхмәт хатлары белән билгеләнде, аларны студия режиссеры Гөлназ Салиева үзенең һәр артистына тапшырды.

Балалар сәнгать үзәгенең ачык мәйданчыгында бу көнне шулай ук концерт куелды. Җыелучыларны, алар арасында узып баручылар да бар иде, үз чыгышлары белән әлеге иҗат белем бирү учрежениесенең иң сәләтле тәрбияләнүчеләре һәм аларның тынгы белмәс педагоглары куандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев