Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урыссу бистәсендә ни өчен су пычрак?

Бистәдә яшәүчеләр шактый вакыт инде су краннарыннан тонык су агу проблемасы белән очраша.

Күптән түгел Урыссу водоканалы ремонт эшләре үткәрде, шуның аркасында су бирү тукталып та торды. Һәм күпләр әлеге күренеш газ казаннарының эшләвенә тәэсир итмәс микән дип борчыла. Без «Уруссу-Водоканал» җәмгыяте директоры Гаяз Шәфигуллиннан килеп туган хәлгә ачыклык кертүен сорадык.

- Урыссу бистәсендә су үткәргеч челтәрләр урнаштыру аркасында еш кына су бирүне туктатып торырга туры килде. Шуның нәтиҗәсендә (челтәрләрдәге басым 4 атмосферга кадәр җитте) гидроударлар була һәм Чатра коесыннан башлап 14 чыкрым сузылган Урыссу бистәсенә кадәрге 273 миллиметрлы торбалардагы утырым суга эләгеп, ул тоныклана. Бары шушы вакытта гына су нормага туры килми. Әлеге хәлне булдырмау өчен, юдыру һәм йогышсызландыру уздырырга кирәк. Эш планлаштырылган, ул өч этапта үткәреләчәк. Беренче этап 2018 елның гыйнвар аенда тәмамланды - 800 кубометр куәтлелектәге резервуарлар юдырылды. Икенче этап - магистральне юдыру - чама белән 2018 елның 13 февраленә билгеләнгән. Төп датаны алдан хәбәр итәрбез. Өченче этап - март азагына планлаштырыла.

Су сыйфаты нормага туры килмәгән очракта, елның кайсы фасылы булуга карамастан, без тиешле чаралар күрергә бурычлы. Профилактик эшләрне башкару ике контурлы казанны җылытуга тәэсир итми, чөнки анда ике контур эшли: берсе - җылылык, икенчесе - су җылыткыч.

Барлык су сыйфаты белән бәйле булган мөрәҗәгатьләр дә исәпкә алыначак һәм түләүләр яңадан исәпләнәчәк, - дип хәбәр итте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев