Урыссу бистәсендә сукбай һәм хуҗалары тарафыннан иреккә җибәрелә торган этләр күбәйгән
Урыссу бистәсендә һәм районда сукбай һәм хуҗалары тарафыннан иреккә җибәрелә тоган этләр турында күп һәм даими сөйләнә. Шулай да йөк әле һаман да үз урынында: алар өерләре белән дә, ялгызлары, көчекләре белән дә җәяүлеләрнең күңелләренә шом өстәп йөриләр.
Кешеләргә бозау кадәрле этнең хуҗасы булу-булмавы әһәмиятле түгел, дип уйлыйм. Сиңа тар юлда эт каршы юнәлә икән, аның юашмы, усалмы икәнен белмисең. Алар барысы да потенциаль куркыныч. Миңа этләр бер генә тапкыр һөҗүм итмәде. Кай тирәдәме? Островский урамының җөп санлы йортлары ягында. Тешләмәделәр дә, киемнәремне дә пычратмадылар. Бары тешләрен ырҗайтып өрергә керешәләр иде, ә мин сумка белән селтәнеп, һөҗүмне кире кайтара-кайтара, үз йортым капкалары артына керү өчен артка чигенә идем. Менә бүген дә, җил-җил атлап бара гына башлаган идем, өйдән шактый ерак киткәч, чит йортта чылбырга бәйләп куелган этне һау-һаулап сәламләүче һәм тегесе дә алардан калышмаучы этләр өрүенә юлыктым. Үртәлгән һәм дәртләнгән җәнлекләр, мин беләм, яннарыннан тыныч кына үтеп китәргә ирек бирмәячәк. Шуңа күрә аларны урап узу өчен пычрак тыкрыкка борылдым. Өлгермәдем. Мине күргәч, алар үзләренең әһәмиятле "шөгыльләрен" оныттылар һәм сарыф ителмәгән усаллык потенциалы белән миңа таба килә башладылар. Алга барырга да мөмкинлек юк, артка барырга да. Бәлки әле узар, дип, тораташ кебек катып торудан башка берни дә калмады. Узуын-узды. Әмма алар яныннан узып китәргә мин батырчылык итмәдем. Алар - көн, урам, тормыш "геройлары" рөхсәт тә итмәгән булырлар иде. Әгәр дә икенче тапкыр уңай туры килмәсә? Мондый очрашуның кабатланачагына иманым камил. Чөнки Урыссу бистәсендә этләргә хөррият. Бервакыт оныгым белән каракура үскән чирәмлектә йөргәндә, тимер юл буенда зур һәм кечкенә уналты эт санадым, алар каяндыр пәйда булалар да, пәйда булалар иде. Бу шулай итеп нормага кердеме икәнни? Бүлекләргә һәм хезмәтләргә мөрәҗәгать итү файдасыз. Үзем редакциядә эшләгәч, моның "стажлы" проблема булуын беләм.
Сүз уңаеннан. Бер әбигә, әйтик, уңыш елмаймаган. Хәлләр ничек, дигән сорауга ул мондый вакыйганы бәян итте. Урыссу бистәсе урамнарының берсеннән барган ул. Биредә яшь кеше зур токымлы этен бауда йөрткән. Ул кинәт өлкән хатын-кызга һөҗүм иткән, ә егет бауны тотып кала алмаган. Эт әбине җиргә егып, тешли башлаган. Кычкырып та, этне куып та караган олы яшьтәге кеше. Тавышка эт асралган йортның хуҗасы чыккан. Ул этнең башына лом белән суккан һәм үзе берни эндәшмичә кереп киткән. Аның каравы, әби каты җәрәхәтләнгән, озак дәваланган. Ничек кенә булмасын, минем сабырлык касәм тулды, әфәнделәр. Проблеманы хәл итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев