Урыссу бистәсенең Мемориаль комплексын ремонтлауга акча биреләчәк
Безнең район халык социаль проектлары конкурсы лауреаты булды.
Конкурс шартлары буенча, Урыссу бистәсендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга куелган Мемориаль комплексны реконструкцияләү буенча район башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән «Хәтердә тотсак, яшәрбез» проектына республика чараларыннан 580 мең сум бүленгән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында конкурс җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү һәм грантлар алуга сертификатлар тапшыру тантанасы уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев