Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу электр станциясе коллективы үз пенсионерлары өчен Өлкәннәр көненә өстәлләр әзерләде

Бистәгә кайчандыр тормыш бүләк иткән электр станциясе коллективы үз пенсионерлары өчен Өлкәннәр көнендә сый-нигъмәтле өстәлләр әзерләде.

Бер-берсен завод проходноенда көтеп алган элекке хезмәттәшләр төркемнәр белән җыйналдылар һәм, әңгәмәләр корып, дистәләрчә хезмәт еллары узган күңелләренә якын булган предприятиеләре территориясенә уздылар. Тормыш турында сөйләшүләр, күптән күрешмәгән кешеләрнең элекке эшчәнлекләре турында хатирәләре котлаулар һәм концерт номерлары белән аралашып дәвам итте. Электр станциясе пенсионерларын район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм предприятиене саклау, шулай ук район үсеше буенча планнар белән таныштырды. Кунакларны электр станциясе директоры Владимир Петров һәм башка ГРЭС җитәкчелеге вәкилләре бәйрәм белән котлады. Шул ук көнне җыелучылар ветераннар советының яңа составын сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев