Урыссу электр станциясенең элекке хезмәтчәннәрен эш белән тәэмин буенча чаралар күрелә
Район мәшгульлек үзәгенә эш табу теләге белән Урыссу ГРЭСының элекке 177 хезмәткәре мөрәҗәгать итте. Шуларның 97се - эшкә урнашты, 11 эшче - срогыннан алда пенсиягә озатылды. Ике кеше, бизнес-план төзеп, мәшгульлек үзәгеннән финанс ярдәме алды, дип хәбәр итә ведомство җитәкчесе Наил Миңневәлиев. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә хисапта торган 67 эшченең...
Район мәшгульлек үзәгенә эш табу теләге белән Урыссу ГРЭСының элекке 177 хезмәткәре мөрәҗәгать итте. Шуларның 97се - эшкә урнашты, 11 эшче - срогыннан алда пенсиягә озатылды. Ике кеше, бизнес-план төзеп, мәшгульлек үзәгеннән финанс ярдәме алды, дип хәбәр итә ведомство җитәкчесе Наил Миңневәлиев. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә хисапта торган 67 эшченең бишесе срогыннан алда лаеклы ялга чыгачак, ике кеше бизнес-план төзи, 43 кеше актив рәвештә эш эзли, 17 кеше тәкъдим ителгән вакант эш урыннарыннан иясә алардан эш белән тәэмин итүчеләр баш тарта. Әлеге эшсезләрне хезмәт базарында таләп ителә торган һөнәрләргә яңадан укытырга дигән карар кабул ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев