Җәмгыять
Урыссу хастаханәсенең баш табибы хезмәттәшләрен котлады: "Иң мөһиме – һөнәри осталык"
Кадерле хезмәттәшләрем, сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез - Медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәргә телим. Сез медицина кебек тормыш өчен әһәмиятле өлкәдә үзегезнең бай потенциалыгызны тормышка ашырдыгыз, моның белән ихлас мәхәббәт, ихтирам һәм рәхмәт сүзләре яуладыгыз. Болай хөрмәтләнү - чын бүләк, безнең җиңел булмаган хезмәтебез, һөнәри осталыгыбыз, сайлаган юлга тугрылыгыбыз...
Сезнең һәрберегезгә уңыш һәм мәхәббәт, эшебездә түземлелек, гаилә бәхете телим. Күгебез һәм җаныбыз тыныч булсын.
Кадерле һәм үзем тирән хөрмәт иткән хезмәттәшләремне тәбрикләү һәрвакыт күңелле. Чөнки - табиблар алар фидакарь затлар, кешеләрне үлемнән коткарып калучылар, кайгыртучан ярдәмчеләр һәм чын каһарманнар. Андый үзенчәлекле кешеләр өчен иң ихлас теләкләрне җиткерәсе һәм аларның фидакарьлекләренә мәдхия җырлыйсы килә. Сезнең җаныгызны бер генә мизгелгә дә матурлыкны тою хисе ташламасын һәм ул һәркемнең үзенчә булсын. Сезгә һичшиксез һөнәри уңышлар, чөнки медицина хезмәткәрләре аннан башка бернишли алмый. Барыгызның да иң мөкатдәс хыяллары тормышка ашсын!
Барысы да җитеш, җан тыныч булсын өчен матди иминлекне дә теләмичә калу мөмкин түгел. Медицина хезмәткәрләренең шәфкатьле йөрәкләрен кешеләргә, яраткан эшләренә һәм бер-берсенә карата мәхәббәт тутырсын. Сезнең хезмәтегез беркайчан да онытылмасын һәм югары номиналдагы бүләк белән бәяләнсен. Сез заманыбызның чын каһарманнары!
Иң изге теләкләр һәм тирән ихтирам белән баш табиб Ренат Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев