Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу хастаханәсенең медиклары прививка ясатырга чакыралар

Көз, кагыйдә буенча, үзе белән томаулар да алып килә, әмма аларны прививка ясатып, минимумга җиткерергә була.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең шәфкат туташы Гөлүсә Вафина сүзләре буенча, районда 25 сентябрьдә вакцинопрофилактика башланган.

- Салкын тиюгә, гриппка күпчелек очракта барыннан да элегрәк балалар дучар, - ди Вафина. - Шуңа күрә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында карантин булдырмас өчен район хастаханәсе профилактик эш алып бара. Мисал өчен, районга гриппка каршы 570 вакцина кайтты һәм 450дән артык балага бүген прививкалар ясалды. Вакцинопрофилактиканың нәтиҗәсе аз күренә, прививка ясатсаң да, ясатмасаң да барыбер авырыйсың дигән фикер йөри. Озын бәхәсләргә кереп китмичә, бер нәрсә генә әйтә алам: прививка ясаткан кешенең авыруы җиңел уза һәм чирдән соң өзлегүләр булмый.

Медицина хезмәткәрләре үзләре, гамәлдә барысы да диярлек, гомуми исәпләреннән 90 проценты вакцина ясатканнар. Бүгенге көндә районда грипп белән авыручылар юк, ә менә көчле респиратур вирус инфекциясе һәм көчле респиратур авыру диагнозлары районда якынча 20 кешегә куела. Грипп эпидемиясе исә, кагыйдә буенча февральгә туры килә. Әлеге авыру хакимлегенә эләкмәс өчен, дип киңәш итә белгеч, бүген үк үз сәламәтлегеңә тиешенчә якын килергә кирәк. Авыруны дәвалаганчы, кисәтү яхшырак - баналь булса да, актуаль яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев