Урыссу коррекцион мәктәп-интернатында игелек кылырга өйрәнделәр
Күптән түгел мәктәптә Яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итүнең "БлагоДарение" Хәйрия Фонды директоры Рузилә Шәймәрданова һәм директор ярдәмчесе Алсу Сәхәбетдинова булып китте.
Чарада мәктәп-интернат директоры Илдар Дусәлимов, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова һәм Балалар район думасы вәкилләре катнашты. Алсу Сәхәбетдинова мәктәп тәрбияләнүчеләре һәм яшь думалылар белән игелеклелек темасына мастер-класс уздырды. Алар игътибарына видеоролик тәкъдим ителде: аны караганнан соң укучылар сорауларга җавап бирде, анкеталар тутырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев