Урыссу мәктәбе укучылары музейда экскурсиядә
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда Урыссу 3 санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары экскурсиядә булды.
Алар, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, райондашыбыз, Бәйрәкә-Тамак авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Шәрипов Фатыйх Зариф улының тормыш юлы, фронттагы каһарманлыклары, шулай ук сугыш чоры экспонатлары белән таныштылар. Борынгы эш һәм көнкүреш кораллары укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев