Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Урыссу” сәнәгать мәйданчыгы аккредитация узды

Узган елның октябреннән элекке Октябрьский базасы территориясендә "Урыссу" сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә, анда яңа производстволар эшкә җибәрелгән. Инде бүген үк заводта көнкүреш билгеләнешендәге пластмасс эшләнмәләрне җитештерү күләме арту турында сөйләргә була. Әгәр апрельдә 2 миллион 400 мең сумлык продукция чыгарылган булса, майда - 3 миллион 850 мең сумлык. "Горизонт" ҖЧҖ һәм,...

Узган елның октябреннән элекке Октябрьский базасы территориясендә "Урыссу" сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә, анда яңа производстволар эшкә җибәрелгән.


Инде бүген үк заводта көнкүреш билгеләнешендәге пластмасс эшләнмәләрне җитештерү күләме арту турында сөйләргә була. Әгәр апрельдә 2 миллион 400 мең сумлык продукция чыгарылган булса, майда - 3 миллион 850 мең сумлык.

"Горизонт" ҖЧҖ һәм, гомумән, идарә итү компаниясе директоры Илнур Идиятуллин сүзләре буенча, аның төп бурычы булып яңа башлаган эшмәкәрләргә үз эшләрен оештыруда һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү тора. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген җәелдереп җибәрү өчен биредә уңайлы производство структурасы булган мәйданнар, мөһим инженерлык коммуникацияләре, аренда түләве буенча ташламалар бирелә. Ә күптән түгел Урыссу сәнәгать мәйданчыгы ТР икътисад министрлыгында аккредитация узды. Бу аның резидентларына кече һәм урта бизнесны субсидияләү дәүләт программаларында, шул исәптән, "Лизинг-Грант" программасында катнашырга мөмкинлек бирә. Соңгысы буенча эшмәкәрләрнең сатып алынган җиһаз өчен 50 процент чыгымнары каплана. Ни генә әйтмә, сәнәгать мәйданчыгы - эш башлаучылар өчен ышанычлы старт адымы, эшмәкәрлек һәм хакимият вәкилләренең үзара файдалы хезмәттәшлеге гаранты. Нәтиҗәле эшкә булышлык иткән сәнәгать мәйданчыгының уңай микроклиматы турында әлеге кыска вакытта берничә кече милек формасындагы предприятиенең ачылуы сөйли. Шуны искәртәбез, сәнәгать мәйданчыгында үз эшчәнлекләрен шәхси эшмәкәрләр "Гребенкин В. И." һәм "Катков И. Б." җәелдергән. Нефть компанияләренең берсе субподрядчысы булган каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү предприятиесе, ярым фабрикатлар җитештерүне җайга салырга планлаштырган ашханә тулысы белән уңышлы эшли.

Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм икътисад министлыгының урыннарда сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын булдыру юлы белән кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итү буенча эшләре безнең районда тулысынча тормышка ашырылган. Һәм бу җәһәттән район җитәкчелегенең, шәхсән район башлыгы Рөстәм Нуриевның ролен киметеп күрсәтергә ярамый. Әле элекке Октябрьский базасын бетерүдәге башлангыч этапта ук ул әлеге уникаль, ивесторларлар өчен җәлеп иткеч җирләрнең муниципалитет милкендә калуы өчен тәвәкәллек һәм алдан күрүчәнлек белән эш итте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге сәнәгать мәйданчыгының зурлыгы - 20 гектардан артык, берничә чакрымга сузылган предприятиегә керү тимер юллары, склад бүлмәләре һәм күрше Башкортстан нефтьчеләренең матди-техник ресурслары сакланган ангарлары бар.

- Киләчәктә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре базарын эшкә җибәрүне планлаштырабыз, - ди Идиятуллин. -Бүген сәнәгать мәйданчыгында 40 кеше эшли, ә 2016-2017 елларга эш урыннары белән 200 кешене тәэмин итәргә планлаштырабыз. Кирәк булганда, безнең резидентлар җитештерүне җибәрү өстенлеге буенча консультация алырга мөмкин. Җирле хакимият һәрвакыт эшмәкәрлеккә яшел юл ачарга әзер. Шуңа күрә тиздән биредә лаеклы тормыш, тулаем төбәк иминлеге гаранты булган үз эшләрен оста оештыра белүче һөнәрманнар командасы җыелыр дип ышаныч белән әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев