Урыссуда Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар
"Энергия" стадионында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алуга багышланган чара узды.
Биредә район мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре игътибары юл вакыгаларында үлем очраклары проблемасына юнәлтелде. Әлеге акцияне үткәрү - юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә һәлак булучыларны искә алу мөмкинлеген тудыру, исәннәргә, ашыгып, үзеңне һәлакәткә китереп җиткерергә мөмкин булуы турында искәртү иде. Район балалар думасы вәкилләре "ДРД за жизнь без ДТП" транспаранты белән чыкканнар. Юлларда һәлак булучыларны искә алу йөзеннән алар кулларына янып торучы шәмнәр тотканнар иде. Алар янында: "Водитель, не спеши - пешехода пропусти!" шигаре күтәргән яшьләр тора иде.
- Агымдагы елның тугыз аенда республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә 349 кеше һәлак булган, шуларның 58е - 18 яшьтән 25 яшькә кадәр яшьләр. Һәлак булучыларның күпчелеге автомобиль, шул исәптән, мотоцикл техникасын йөртүчеләр. Ә соңгысы аеруча куркыныч транспорт төре, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгы Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы өлкән полиция лейтенанты Радик Гыйлажев.
ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева юлларда сак, чиктән тыш игътибарлы булырга чакырды.
-Юлларыбызда юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймыйк, димәк, корбаннар да булмас, - дип кабатлады алып баручының яңгыравыклы тавышы. Аннары күккә кеше яшәешенең тотрыксызлыгын символлаштырган төсле шарлар җибәрелде. Ахырда балаларга яктылык кайтаргыч тасмалар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев