Бүген Урыссу бистәсенең төзекләнә баруын ялкау гына күрмәс: күркәмләнгән йорт яны территорияләре, юллар, йортлар һәм яшь үсентеләр белән бергә чәчәк түтәлләре дә барлыкка килде.
Әйе саргая башлаган иске чирәм торак пунктка матурлык өстәми. Ни генә әйтмә, кызыл, ак, сары төстәге чәчәкләр матуррак күренә, күзләрне иркәли. Тик менә катлаулылык шунда, чәчәкләр тәрбияләгәнне ярата. Башта туфрак хәзерләргә кирәк, аннары үсентеләр сатып алырга, соңыннан утыртырга һәм армый-талмый карарга - су сибәргә, чүп үләннәреннән арындырырга, корыганнары урынына яңасын утыртырга. Җәй эссе һәм коры килгән очракта исә, түтәлләрне тиешле дәрәҗәдә тоту икеләтә кайгыртучанлык таләп итә. Өстәвенә, Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе эшчеләре әлеге һөнәрне яңа гына үзләштерә башлады. Аң көнкүрешкә бәйләнгән - әлеге хакыйкать белән бәхәсләшеп булмый. Әгәр кешенең тирә-юнендә пычрак һәм хаос булса, аннан якты уйлар да көтмә инде. Һәм, киресенчә, тирә-юньдәге матурлык безне саф күңеллерәк һәм матуррак итә. Әмма, күрәсең, барысы да андый фикердә түгел. Кайбер урыссулыларга көнкүреш калдыкларын бары тик контейнерларга ташларга кирәк булуы һәм чүп чыгару машинасына гына ыргыту зарурлыгы турында кабат-кабат аңлатып кына беткән идек, хәзер чәчәк караклары барлыкка килде. Ачы елмаерга мәҗбүр итә, "матурлыкны югары бәяләүчеләр" бистә клумбаларыннан шул ук петуньяларны казып алырга оялмыйлар. Андыйлар, мөгаен, уртак милек - беркемнеке дә түгел, дигән фикер белән яшидер. Күңелсез күренеш. Билгесез чәчәкләр карагына шуны гына әйтәсе кала: башкаларныкын алучы күбрәк югалтачак. Бу беренчедән. Икенчедән, начары да, яхшысы да үзебезгә әйләнеп кайта. Биш тиенлек куян - ун тиенлек зыян булмасын.
Нет комментариев