Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда район хатын-кызлар советы киңәйтелгән утырыш уздырды

Район хатын-кызлар советы татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы һәм район мәдәният хезмәткәрләре белән бергә киңәйтелгән утырыш уздырды.

Агымдагы елга планлаштырылган чаралар утырышның төп темасы булып торды. Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова сүзләре буенча, аларны иң югары дәрәҗәдә оештыру өчен максималь көч салу мөһим. Утырышта шулай ук башлангыч хатын-кызлар советларының эше, проблемалары һәм авырлыклары, һәм барыннан да элек финанс проблемалары тикшерелде, акча мәсьләсенең катлаулы булуын активистлар аеруча урыннарда тоя. Әмма билгеләп үтелүенчә, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иганәчеләр белән сөйләшә белгәндә, һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларны табарга мөмкин. Бәйрәкә, Кәрәкәшле авыллары һәм "Электросоединитель" заводы хатын-кызлар советларының яхшы эшләре билгеләнде. Утырышта сүз максатлары һәм бурычлары уртак булган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, район хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы, район хатын-кызлар советының төп кыйммәтләре гаилә, ана, ата булган кешелек кыйммәтләрен яклауга, саклауга һәм арттыруга, буыннар бәйләнешен ныгытуга, традицияләрне, төрле милли мәдәниятләрнең үзенчәлеген саклауга, Ватан һәм туган район иминлеге хакына хатын-кызларның актив гражданык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән берләштерелгән чаралар һәм акцияләр уздыру зарурлыгы турында да барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев