Урыссуда яшәүче аналарның берсе балаларын назлаудан баш тарта
Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүген узган утырышында беренче бурычларын - үз сабыйларын тиешенчә тәрбияләмәгән ата-аналар тикшерелде.
Берәүләр - аракыга өстенлек бирә, икенчеләр - амораль тормыш алып бара, өченче ана баласын шулкадәр бишеккә салган ки, тегесе аны саңга сугудан туктаган. Ә менә сабыйларын иркәләүдән һәм назлаудан аңлы рәвештә баш тартучы ана исә комиссия әгъзаларын шок хәленә кертте. Комиссия рәисе Джанна Волкова белгечләргә әлеге гаиләдәге халәтне өйрәнүне ананың үзеннән, аның психологик торышын тикшерүдән башларга киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев