Урыссуда яшәүче Нәфыйковлар гаиләсе кунаклар кабул итте
Кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөкатдис Гали улы Нәфыйковка 90 яшь тулды.
Яңа Каразирек авылында туган ир-егет 1944 елда Кызыл Армия сафларына чакыртыла. Җиде ел гомерен ул хәрби хезмәткә бирә. Урыссу бистәсенә әйләнеп кайткан солдат төрле предприятиеләрдә эшли. Хатыны Синара ханым белән биш балага гомер итәләр, лаеклы шәхесләр итеп үстереп, аларны олы тормыш юлына озаталар. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөкатдис Гали улы Нәфыйковны олуг юбилее белән район башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова әле дә булса гәүдә төзлеген югалтмаган карт фронтовикка чәчәк бәйләме бүләк итте. Район ветераннар советы әгъзасы Рәсимә Камалетдинова чал чәчле райондашыбызга Россия Президенты Владимир Путин юллаган котлау телеграммасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев