Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда йорт яны территорияләрен ремонтлау башланды

Бүгенге көндә Урыссу бистәсе ишегаллары юлларына вак таш кайтару буенча эшләр башланды.

Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, вак таш җәйгәннән соң, юлларны асфальтлый башлаячаклар. Әлеге эш йорт яны территорияләрен ремонтлау программасы кысаларында башкарыла һәм аны тормышка ашыруга республика чаралары да, район юл фонды акчасы да каралган. Әйтик, уналты объектны (Химиклар тыкрыгының 5а һәм 7а санлы йорт ишегаллары, Урыссу урамы, 42, 55, 55а, Пушкин урамы буенча 95, 97, 99, 101, 103, 103а, 105, 107, 109, 111, 113) ремонтлауга 7 миллион 300 мең сум сарыф итү планлаштырыла. Солнечный микрорайоны (Көньяк тыкрык, Энергетиклар, Фәнис Кәримов һәм София Губайдуллина урамнары) юлларына вак таш салуга 10 миллион сум акча бүленәчәк. Моннан тыш, асфальт-бетон япманың таушалган өлешләрен тергезү буенча эшләр бара: әлеге максатларга 15 миллион сум бүленә. Һәм, ниһаять, авыллардагы мәктәп маршрут автобуслары борылу мәйданнарын ремонтлауга 10 миллион сум сарыф итү күздә тотыла. Барлык эшләрне сентябрь башына тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев