Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең укучылары Урыссу ГРЭСында эш шартлары белән таныштытылар
Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 7-9 сыйныф укучылары укытучы Ирек Хәйретдинов җитәкчелегендә Урыссу ГРЭСында булдылар.
Районның төп энергетика предприятиесе эшчеләре укучылар өчен обзор экскурсия уздырды, андагы эш шартлары белән таныштырды. Төзелеш, инженер-техник белгечлекләре һәм башка юнәлешләр буенча һөнәри ориентация укучыларга киләчәктә үзбилгеләнешләрендә ярдәм итәргә тиеш. Экскурсия бик кызыклы булды һәм укучыларның белемнәрен киңәйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев