Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссудагы укучылар киләчәкне роботлы техника белән күрәләр

Урыссудагы икенче санлы мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары беренче тапкыр кулларына LEGO -роботларны алдылар.

Нәрсә ул лего-роботлар? Алар LEGO-консрукторларның күчерелмәләре, әмма алар моторлы, сенсорлы һәм ИК идарә итмәле. Бу хакта без балалар иҗаты үзәге директоры Ралит Хәйдаров белән әңгәмә корабыз. - Татарстанда информатика дәресләрендә конструкцияләнгән роботлардан файдалану гомуми белем бирү мәктәпләрендә мәҗбүри программаның бер өлеше булачак. Бу яңалык балаларга математика, физика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча алган белемнәренең киләчәктә кирәк булучагын аңларга ярдәм итәчәк. LEGO-роботларны куллану информатика, физика, электроника, программалаштыру кебек катлаулы дисциплиналарны мавыктыргыч уенга һәм бу төгәл фәннәрне өйрәнү өчен зур стимулга әверелергә ярдәм итәргә тиеш. - Район Балалар иҗаты үзәгенә беренче 15 робот Россияда өстәмә белем бирү системасының 95 еллыгын бәйрәм итү чарасында республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яхшы рейтингы өчен бүләк ителә. Балалар иҗаты үзәге җитәкчелеге аларны өйрәнүгә физика һәм информатика педагогларын җәлеп итүне кирәк дип тапкан. Дүрт яшь белгеч, ә нәкъ менә Урыссуның өченче санлы мәктәбеннән Ленар Вәгыйзов, Урывссуның икенче санлы мәктәбеннән Ольга Овчинникова, Ютазы мәктәбеннән Станислав Филиппов һәм Бәйрәкә мәктәбеннән Илнур Абдуллин махсус семинар-укуларга юлланган. Бүгенге көндә бу мәктәпләрдәге 5-7 сыйныф укучылары роботлар белән уңышлы эш итә. Шуны әйтергә кирәк, уку процессында актив катнашкан әлеге педагогларга, дөресрәге мәктәпләргә өстәмә рәвештә тагын берничә LEGO-робот комплектлары бүләк ителгән. Укудан әйләнеп кайткан Ольга Овчинникова мәктәптә роботлы техникалар презентациясе үткәргән. Аның бер күренеше булып ике төркемгә бүленгән укучыларның үзара ярышып роботларны җыюы һәм аларны төрле гамәлләрдә сынап каравы булган. Макетларның берсе - алдан бирелгән траектория буенча хәрәкәт итүче пилотсыз автомобиль моделе нәкъ менә презентация вакытында җыелган. Бүген мәктәп роботлы техникалар буенча Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу турына хәзерлек күрә. Бу хакта безгә мәктәп директоры Светлана Евсеева сөйли.

- Без 5 һәм 7 сыйнфлардан икешәр укучы алып төзелгән дүрт команда катнашуына заявка бирдек. Бу вакытта нәкъ менә Евсеева җитәкчелегендәге бишенче сыйныф командасы үз роботын җыю белән мәшгуль иде.

- Илдан Әхмәтҗанов - төп программист, Эдуард Зыятдинов - төп җыючы. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр.

- Малайлар, кайчан сез тәүге тапкыр роботларны кулыгызга алдыгыз? - дип яшь техникларга мөрәҗәгать итәм.

- Апрель башында, информатика дәресендә без аларны беренче тапкыр күрдек, - дип җавап биргән Эдуард әңгәмәдәшенә башын да күтәреп карамыйча робот җыюын дәвам итте. - Дәресне Ольга Николаевна үткәрә һәм аның кул астында шөгыльләнү безгә бик ошый, гәрчә беренче тапкыр, презентация өчен роботларны җыю җиңел бирелмәсә дә.

- Әлеге вакытта сез нәрсә җыясыз?

- Хәзер без махсус язылган программа буенча компьютер

ярдәмендә идарә итәргә мөмкин булачак LEGO-робот җыябыз, - дип сүзгә кушылды Илдан.

- Малайлар бу роботларны беренче тапкыр көн элгәре күрделәр һәм эшләп карадылар. Алар махсус компьютерлар ярдәме белән идарә ителә, ә программаларны без үзебез язабыз, - дип ачыклык кертте директор.

- Ә сыйныфта бөтен балалар да робот белән кызыксыналармы?

- Юк, аларны программалаштыру өчен зур акыл кирәк, - дип сөйли Свелана Евсеева. - Әйтик, программалар язу буенча катлаулы биремне бишенче сыйныфта укучы Илдан, җиденче сыйныф укучыларына караганда, тизрәк үзләштерде.

- Балалар иҗаты үзәге директоры Ралит Хәйдаров әйтүенә караганда, "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты кысаларында республика буенча укучыларның фәнни-техник иҗатының база мәйданчыгын булдыру буенча бәйге игълан ителгән. Безнең районда мондый мәкйданчык булып балалар иҗаты үзәге санала. Үзәк дирекциясе фәнни-техник иҗатның база мәйданчыгын оештыруга заявка биргән, бөтен кирәкле документны әзерләгән. Әгәр коллектив грантны ота икән, аңа база мәйданчыгы статусы биреләчәк. Бу һәрбер мәктәптә роботлы техникалар буенча иҗади түгәрәкләр ачу мөмкинлеге бирәчәк. - Бүгенге көндә мондый түгәрәкләр бары тик Казанда уку узган

укытучылар хезмәт куя торган база мәктәпләрендә генә эшли. Безең максат - яңа уку елында әлеге түгәрәкләрне районның барлык уку йортларында ачу. - "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә 24 майдан 25 майга кадәр балалар техник иҗатын үстерү һәм аны хуплау буенча республика муниципаль берәмлекләренең республика фестивале узган. Безнең район балалар иҗаты үзәге педагоглары һәм укучылары да анда катнашуга чакыру алган. Алар күргәзмәгә авио- һәм автомодельләштерү юнәлешендә җитештерелгән экспонатлар, роботлы техникалар, агач эшләнмәләре һәм башка төрле кул һәм акыл эшләрен тәкъдим иткәннәр. "Үзең яса" "Иң яхшы 20 фикер" проектын яклап, Ютазы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Фәрхәд Мөхәмәтҗанов ("Эрудит" берлеге, педагогы Станислав Филиппов) җиңү яулаган. "Уйлап табу" һәм "конструкторлаштыру" номинациясендә Иске Урыссу мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәрит Мәхмүтов ("Осталар иле" берлеге, педагогы Ильдус Рәфыйков) уңышка иреште. Фестиваль кысаларында Урыссуның 2 һәм 3 санлы мәктәпләре укучылары (төркемәрнең җитәкчеләре Ленар Вәгыйзов һәм Ольга Овчинникова) роботлы техника олимпиадасында катнашканнар, аңарга нәтиҗәләр соңрак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев