Күрше Азнакай районы башлыгы кубогына балык тоту буенча узган турнирда катнашкан җиде команда арасында урыссулылар да бар иде.
Иртә таңнан Зур Сукаеш авылы янындагы сулыкта утыздан артык катнашучы яраткан шөгыльләре хакына берләште. Балыкчыларны чара башланыр алдыннан узган тантанада кабул итүче район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм республиканың балыкчылык спорты федерациясе президенты, Россиянең спорт мастеры Олег Гарипов сәламләде. "Старт" сигналы буенча, катнашучылар "якын дистанциягә ярышка ыргылды".
- Яр буендагы балыклар төрлесе төрле урында тупланган иде. Үзләре бу көнне чиксез күп иде... Сүз уңаеннан, катнашучыларның балыклары авырлыгын үлчәп карагач, табан балыгының максималь авырлыгы ярты килога җитүе ачыкланды! - дип ярышлар барышын бәян итте Азнакай иҗтимагый балык тоту оешмасы рәисе Әнис Незаметдинов.
Биш сәгатькә сузылган ярышлар тәмамланганнан соң, хөкемдарлар бригадасы йомгак ясауга кереште, ә балык тоту осталары көтеп алҗымасыннар, артык дулкынланмасыннар өчен Сукаеш мәдәният йорты артистлары аларның кәефләрен музыкаль номерлар белән күтәрде.
- Бу ярышлар турында без очраклы рәвештә интернеттан белдек. Минем үземне балыкчы ролендә сынап карыйсым килде, һәм мин иремне, гаилә ялын төрләндерү өчен, ярышчыларга кушылырга күндердем. Безнең пар Урыссудан бердәнбер команда иде, - диде безнең белән әңгәмә корганда, районыбыз катнашучысы Наилә Швин.
Урыссудан Наилә һәм Егор Швиннар гаиләсе, өч баланы аякка бастырып, һәм эшмәкәрлектә уңышка ирешеп, "көнкүреш сазлыгына батмас өчен", мавыгулар һәм актив ял турында да онытмыйлар. Бергә яшәүләренең беренче елларыннан ук алар төбәгебезнең гүзәл почмакларында урнашкан сулыкларга юнәләләр.
Наилә Швин
- Тормыш юлдашым өчен балык тоту - ул саф һавада рухи ял, биредә ул яраткан һәвәслегенә үзен тулысынча багышлый ала, - дип сүзен тәмамлады Наилә.
Урыссу катнашучыларының балыкчылык осталыгы лаеклы бәяләнде һәм алар команда зачетында икенче урынны яулады. Өстәвенә, Наилә Швин ярышчы хатын-кызлар арасында призлы икенче урынны алды: аның балыкларының авырлыгы 960 грамм тәшкил итте. Бүләкләү тантанасыннан соң, барысы да ачык һавада пешкән балык шулпасы белән сыйланды.
Егор Швин
Кыскасы, Швиннар гаиләсе безнең районны республика дәрәҗәсендә генә күрсәтеп калмады, чара аларның гаилә ялларына яңа сулыш та өрде. Өстәвенә, үзләренең уңышларын Урыссуның балыкчылар гаиләсе августта узачак бөтенроссия ярышларында кабатларга ниятли. Чара ике тәүлек дәвам итәчәк.
Нет комментариев