Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссудан тыл ветераны Кәфия Огневага 90 яшь тулган

Урыссу бистәсендә гомер кичерүче Кәфия Огнева үзен юбилее белән тәбрик итәргә килгән кунакларны каршы алырга шул дәрәҗәдә җитез йөгереп чыкты ки, хәтта аны 90 яшьлек тантана сәбәпчесе дип беркем дә уйламады.

Мәкаләбез каһарманы яшәгән зур, якты йорт ышанычны арттырды: биредә карт кешеләр юк. Торакны тиешле дәрәҗәдә тотарга өлкән оныклары ярдәм итә. Димәк, оныклары юбиляр тәрбияләп үстергән улларыннан дөрес тәрбия алган. Шул ук вакытта Кәфия Садретдин кызының үткән тормыш юлына гөлчәчәкләр генә сибелгән булмаган. Башкортстанның Туймазы районы Сарлы авылында туып үскән кыз күп балалы гаиләдә иң өлкәне була. Ачлыгын да, ялангачлыгын да кичерә. Әмма мәктәптә укуын ташламый. Әтисе дә фронттан: "Ничек кенә авыр булмасын, урта белем алырга тырыш!" - дип яза. Шуңа күрә тырыша да кыз. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, район кулланучылар берләшмәсенә секретарь-машинист булып урнаша.
- Сугыштан соң да тормыш авыр булып калды, - ди Огнева. - Элементар әйберләр - кием, ризык җитми иде. Түзә алмыйча икмәкле төбәккә - Урта Азиягә чыгып киттем. Анда чынлап та тормыш иркен булды. Тиздән үземнең булачак тормыш юлдашымны - Ульян өлкәсеннән татар егетен очраттым. Биредә безнең беренче балабыз туды. Әмма туган якларны сагыну бик көчле иде...
Ирле-хатынлы Огневлар Урыссуга 1952 елда кайта. Юбилярыбызның ире ГРЭСка эшкә урнаша, Кәфия апа үзе сәүдә системасында хезмәт куя, пенсиягә дә шуннан чыга. Вакыт елгасы тигез генә акмый. Кызганыч, Кәфия апа Огневаның да тормышында кара даталар күп була: ул якын кешеләрен югалту ачысын бер генә тапкыр татымый - башта ире дөнья куя, аннары ул ир-егет булып җиткән өч улын җирли. Түзә. Кәфия апа менә инде 35 ел килене белән дөнья көтә, соңгысы бианасы турында хуҗалык алып бару һәм оныкларын тәрбияләү буенча беренче ярдәмче буларак телгә ала. Ничек кенә булмасын, әлеге кунакчыл йорт гаиләнең күп традицияләрен, якты һәм куанычлы көннәрне саклый. Биредә бар нәрсә дә аһәңдәш - буыннар бәйләнеше дә, үзара ихтирам да, гаилә әгъзаларының хезмәт сөючәнлеге дә. Шуңа да мәкаләбез героена: "Афәрин!" - дип әйтәсе һәм башкаларга позитив энергиясен "йоктыруына" сокланасы гына кала.
Данлы юбилее белән мәкаләбез каһарманын район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова котладылар. Юбилярга иң җылы теләкләрен юллап, алар аңа бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев