Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссуларның “Очрашу урыны”нда соңгы киче. Тик агымдагы елның соңгы киче

Узган шимбә кичендә "Очрашу урыны" мәдәни ял мәйданчыгы үз аудиториясе белән быел соңгы тапкыр күреште.

Хушлашу киче бик бай программа вәгъдә итте. Мәйданчыкны ачу вакытына инде шактый җыелып өлгергән балаларның бер төркеме өстәл уеннары зонасыннан урын алды. Нарасыйлар үзләренә күптәннән таныш булган төсле каләмнәр куелган кеченә өстәлләре янына ашыкты. Өлкәннәр үз даирәсен булдырды. Теннис өстәле бушап тормады. Китаплар киштәсеннән кеше өзелмәде. "Кешеләр турында кешеләр" күргәзмәсе Урыссуда яшәүче хезмәт ияләре турында сөйләде.

Соңгы оештыру мәшәкатьләрен күргән Кристина Касланова, рух ныклыгы, киң күңеллелеге белән күпләргә үрнәк булып торса да, бу кичне бер төсле боек кебек тоелды. Юкны бар итеп оештырган ял урынында ул никадәр фикердәшләр, дуслар туплады, олысына һәм кечесенә мавыктыргыч шөгыльләр тапты... Аерылышу сәгате якынлашкан саен кызның күңелен сагыш хисләре биләп алды. Сәламләү сүзе белән чыккан Кристина соңгы кичнең тере музыкага бай булачагын һәм ачык микрофон эшләячәген хәбәр итеп, ахырда аның белән кулга-кул тотынып атлаган волонтерлар белән хушлашачакларын әйткәндә, тавышына чыккан дулкынлануын яшереп кала алмады.

- Безнең бер-беребезгә әйтер сүзебез, теләкләребез бик күп, - дип белдерде ул.

Тик "Очрашу урыны" үз эшен дәвам итәчәк. Җәйге шартларда гына эшләү өчен корылган мәйданчыкта түгел, әлбәттә, ә район мәдәният йортының үзендә. Үзенең ярдәмчеләре аша халыкның ялын тагын да кызыклырак, мәгънәлерәк итү өчен барын да эшләләргә вәгъдә итте кыз. Киләчәктә очрашуларны һәм аралашуларны тагын да мавыктыргычрак итер өчен урыссулылар капкага махсус куелган ак почта тартмасына үз теләкләрен калдырды һәм теләге булган кеше матди ярдәм күрсәтә алды.

Уңайлы эскәмияләрдән урын алган кечкенә тамашачылар мультфильм дөньясына чумды. Үсмер балалар төркемләшеп өстәл уеннарын дәвам итте. Кристина үзе исә теләге булган һәркемне үз тирәсенә туплап, танышу һәм аралашу сәләтен үстерү буенча тренинг уздырды. Шул арада кулларына кагәзь тотып килгән кызлар һәм малайлар белән зур өстәл арты тулды. Диана Васильева оригами буенча үзенең мастер-классын башлап җибәрде. Мультик карап арган кечкенәләрне исә аниматор Альбина Әхмәтова үз игътибары белән уратып алды. Дөресен танырга кирәк, мәйданчыкта чынлап та һәркем үзенә кызыклы шөгыль тапты. Һичьюгы ял итү мөмкинлеге алды - ышаныгыз, биредә ниндидер үзгә аура хакимлек итә - үзең дә теләмичә, җаның һәм тәнең белән ләззәт дөньясына чумганыңны сизми дә каласың. Октябрьский шәһәре кызы Диана да нәкъ шулай фикерли булып чыкты.

- Урыссуда "Очрашу урыны" оештыруларын, кызганычка, мин соң ишеттем. Шуңа күрә бүген өченче тапкыр гына килүем. Гәрчә, Урыссу бистәсе - минем өчен икенче туган йортым, биредә минем әбием һәм бабам яши. Җәйге каникул көннәрем күпчелек монда уза. Әлеге мәйданчык миңа беренче караштан ук ошады. Тәүге тапкыр атлап кергән мизгелдән үк миңа аңа гашыйк булдым, - диде кунак кызы.

Мәйданчык буйлап ары-бире йөрүче Николай Зубарев миңа аеруча да моңсу кебек тоелды. Очрашу урынын башыннан алып ахырына кадәр оештыруда Критсина Касланованың төп ярдәмчеләренең берсе булган ир-егет үз хисләрен яшереп калырга тырышса да, үзенә әлеге мәйданчыкның бик якын булуын, аның белән бәйле һәр кичне сагынып көтеп алуын әйтми кала алмады.

Ахирәтләр Маша, Даша һәм Аняның да очрашу урынында еш булуларын үзләрен бик иркен хис итүләреннән үк сизелеп торды. Кызлар башта өстәл уены уйнады, аннан соң чәй зонасын барып, кайнар чәй белән сыйланды. Китап киштәсе янына килгән үсмерләр әлеге мәйданчыктан мөкиббән китүләрен бер-берсен бүлдерә-бүлдерә бәян итте. Иптәшләре белән мәйданчыкка килгән Раил дә Урыссу бистәсенең мондый ял урынына күптән инде мохтаҗ булуын билгеләп узды.

Мәйдачыкта үзешчән сәнгать осталары чыгышы башланды. Алар үзләре иҗат иткән шигырьләр һәм җырларны башкарды, бу кичне гитара кыллары моңланды... Караоке, танцы, "Очрашу урыны" проекты волонтерлары белән хушлашу табыны... Әмма кичке салкын төшүдән генә түгел, аерылышу уеннан да суык йегерә башлаган күңелләрне шулай да киләсе очрашуларга кадәр дигән теләк җылытырга тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев