Урыссулы Александр Гордеевич Богданов котлаулар кабул итте
Оренбург өлкәсенең Кирсановка авылында моннан туксан ел элек туган кечкенә Сашаны язмыш җилләре Ютазы төбәгенә алып килә.
Александровка авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлаган үсмер совхозда эшли башлый. Бу вакытта илдә Бөек Ватан сугышы бара. 1944 елның кышында повестка алган Богданов укчы сыйфатында немец илбасарлары белән яуга ташлана. Туган якларына ул 1951 елда гына әйләнеп кайта. Урыссу ГРЭСына эшкә урнаша, гаилә кора, биш бала тәрбияләп үстерә. Татариянең өлкән энергетигын, социаль ярышларда җиңү яулаган якташыбызны гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова тәбрик итте. Озын гомерле карт фронтовикка район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев