Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Алсу Насыйбуллина - район яшьтәше

Моннан 25 ел элек, Ютазы районы янәдән үзенең тарихи исемен кайтарып алган 1991 елда, районда 295 бала туа.

Алар инде бүген тормышта үз юлын, үз кәсебен тапкан шәхесләр. Арада гаилә корып, үзләре әти һәм әни булырга өлгергән кызлар һәм егетләр дә бар. Шул ук вакытта Болгария, Дубай, башка чит илләрдә эшкә китеп, тәҗрибә туплаучы, карьера ясаучы яшьләр дә юк түгел.
Җәйнең беренче көннәрендә 25 яшен тутыран Алсу Насыйбуллина бәхет эзләп, ерак китми. Урыссуның 3 санлы мәктәбен уңышлы тәмамлаган кыз, Уфаның икътисад һәм сервис академиясенә укырга керә. Берничә елдан соң читтән торып уку бүлегенә күчкән Алсу, туган районына кайта. Ул Ютазы район советының оештыру бүлегендә беренче категорияле белгеч булып эшли башлый. Бүген ул әлеге бүлек начальнигы урынбасары дәрәҗенә кадәр үсеп җитте.
- Минем өчен туган ягым - ул минем гаиләм, минем якыннарым, дусларым. Һәм аның матур яшәвенә, өметле киләчәгенә мин битараф кала алмыйм. Һәм туган-үскән җирем киләчәктә дә чәчәк атсын, халкыбыз имин һәм мул тормышта яшәсен өчен аның тотрыклы үсешенә үз өлешемне кертәсем килә, - ди Алсу Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев