Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Харис ага Садыйковның олуг юбилее

Урыссу бистәсендә Харис Гариф улы Садыйковның иртәгә туган көне - Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тула.

Балачактан бик авыр тормыш юлы узган, фронттан исән-сау әйләнеп кайтып, илнең төрле тармакларында тырыш хезмәт куйган якташыбыз лаеклы гомер юлы узган. Хәләл җефете Кәримә белән озын-озак еллар тигез тормыш белән яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Харис Гариф улы олуг юбилеен сөекле хатыныннан башка гына каршы ала, былтыр ул вафат булган. Әмма балалары, оныклары аңа бүген ныклы терәк һәм таяныч. Хәер, ветеран үзе дә әле сафта - балаларына хуҗалык эшләрендә көченнән килгәнчә ярдәмләшеп яши. Харис Садыйковны гомер бәйрәме бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте. Ул җиткергән изге теләкләргә илебез Президенты Владимир Путин да матур теләкләрен язган котлау открыткасы белән кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев