Урыссулы Камил Абдулхәкимовка - 90 яшь
1927 елның 26 августында Әлки районында дөньяга килгән малайны нужалы дөнья бик тиз олыгайта. Ат җигеп, җир сукаларга чыккан үсмер бераздан трактор руле артына утыра. Камил Зиннәт улына "Коммунар" советлар илендә җитештерелгән беренче тагылмалы ашлык комбайнында да эшләргә насыйп була. Юбилярның озын гомер елларына урман кискән, окоп казыган, шахтада эшләгән...
1927 елның 26 августында Әлки районында дөньяга килгән малайны нужалы дөнья бик тиз олыгайта. Ат җигеп, җир сукаларга чыккан үсмер бераздан трактор руле артына утыра. Камил Зиннәт улына "Коммунар" советлар илендә җитештерелгән беренче тагылмалы ашлык комбайнында да эшләргә насыйп була. Юбилярның озын гомер елларына урман кискән, окоп казыган, шахтада эшләгән чорлары да язылган. 1954 елда гаиләсе белән Урыссуга күченеп килгән Камил Абдулхәкимов электр станциясендә эшли һәм әлеге хезмәт коллективына ул 33 ел гомерен бирә.
Балалары һәм онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүче Камил Зиннәт улы Абдулхәкимов бүген дә әле мөстәкыйль тормыш белән яши. Әлеге кунакчыл, аралашучан, ачык күңелле хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Сабирҗанова тәбрик итте. Алда яңгыраган изге теләкләргә кушылган район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова озын гомерле юбилярга Россия Призиденты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев