Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урыссулы Наҗия әби Әбрарова бәхетле картлык кичерә

Урыссу бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Наҗия Заһидулла кызы Әбрарова үзенең гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас котлаулар кабул итте.

Бәйрәкәтамак авылында ишле гаиләдә туып-үскән кыз баланы ачы сугыш еллары бик тиз олыгайта. Ятимлек ачысын да ул бик иртә татый. Дүрт дистә елдан артык Урыссу ГРЭСында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветеранының тормышында кайгылы көннәр дә була. Әмма Наҗия Заһидулла кызы кешелек дигән югары сыйфатны беркайчан да җуймый - бүген ул бердәнбер улы һәм аның гаиләсе кайгыртуын тоеп, картлыкның түренә атлый. Хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район җитәкчеле исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев