Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Самига әби Сафиуллинага – 90 яшь

Самига Шәймөхәммәт кызы Сафиуллина Кәрәкәшле авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә.

Белем алу теләге көчле булган кыз, Бөек Ватан сугышы елларында колхоз эшенә җигелсә дә, укуын калдырмаска тырыша. Сугыштан соңгы елларда ул Ютазы элеваторында лаборант булып хезмәт куя. 1951 елда кияүгә чыга. Берничә елдан соң Сафиуллиннар гаиләсе Урыссу бистәсенә күченә. Самига Шәймөхәммәт кызы Бөгелмә ремонт-төзелеш идарәсендә штукатур-маляр вазифасына алына. 1968 елда "Электросоединитель" заводына токарь булып эшкә килгән хатын-кыз, бераздан соң бораулаучы, кладовщик булып эшли. Шуннан ул лаеклы ялга чыга. Шушы көннәрдә олуг юбилеен - 90 яшен билгеләп узган хезмәт ветеранының күкрәген күп санлы медальләр бизәсә, озын гомерле якташыбызның тормышын онык һәм оныкчыклары бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев