Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар Май һәм Хезмәт бәйрәмен үткәрделәр

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге инициативасы белән оештырылган бәйрәм чарасын ачкан район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге рәисе Рөстәм Нуриев, ямьле язлар белән җир йөзендә тормыш яңаруын, бакча-кырларда эш-гамь башлануын, яңа парк һәм аллеяларга нигез салынуын ихлас күңелдән билгеләп узды.

Ул районның тотрыклы икътисадый-финанс халәтен тудыручы хезмәт коллективларына - фидакарь эшче кулларга зур рәхмәтен җиткерде. Хезмәт бәйрәменең 125 еллыгын бәйрәм итәргә җыелган район халкын сәламләгән район иҗтимагый совет рәисе Римма Муллагалиева, район яшьләр парламенты вәкиле Эдуард Фаздалов, еллар узып, җәмәгатьчелек үзгәрсә дә, Беренче май бәйрәменең асылы үзгәрмәвен - аның хезмәт кешесенә, ул ирешкән казанышларга мәдхия җырлаучы бәйрәм булуын ассызыкладылар.

Зәңгәр күктән якты нурларын сибүче кояш нурларына күмелеп, самими биюләре белән чыгыш тоткан "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең нәни йолдызчыклары ике бәйрәм чарасында да хозурлык тудырды. Район мәдәният йорты артистларының, тәүге тапкыр халык каршында чыгыш тоткан "Семь нот" җыр ансамбленең еракларга китеп таралган моңлы тавышлары күп көннәргә җитәрлек күңел көрлеге бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев