Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар ташландык хәлдәге подвалны ял бүлмәсенә әверелдергәннәр

Урыссуның бер күпфатирлы йортында яшәүчеләр үз инициативалары буенча подъездда искиткеч уңайлыклар тудыралар.

Хуҗаның кемлеген йортның ишек төбеннән үк белергә була. Горький урамында урнашкан 8 йортның икенче подъезды - моның ачык үрнәге. Монда бар нәрсәдән дә сафлык һәм чисталык исе килә. Ботаник бакчадагы төсле, подъезддагы төрле төстәге матур чүлмәкләрне чәчәкләр бизи, диварларда искиткеч гүзәл табигать рәсемнәре төшерелгән пейзажлар урын ала, ә аяк астындагы чуар келәмнәр күзләрне камаштыра.
- Мин бу йортка 16 ел элек килеп урнаштым һәм, күксел караңгы подъездны күргәч, тиз арада монда тәртип урнаштырырга тотындым, - дип искә алды йорт буенча башлык вазифасындагы булдыклы Алла Федорова. - Башта бер картина элеп куйдык, аннан кечкенә өстәл урнаштырдык, аның өстенә күршебез ваза чыгарып куйды - шул рәвешле әлеге мәйданчык бәйрәмчә төс алды һәм бу изге эшкә башка күршеләребез дә кушылды.
Өйдә дә, үз гомеренең 36 елын багышлаган Урыссу коррекцион интернат-мәктәбендә дә ул һәрвакыт алдынгылар исәбендә була. Һәм, хәтта, хәзер дә, лаеклы ялда булуына карамастан, Алла Афанасьевнаның кул кушырып утырган чагын күрмәссең дә. "Истоки" ветераннар халык хоры белән гастрольләр дә, коррекцион мәктәпнең ветераннар советы рәисе буларак кайгыртулар да аңа үз йортындагы үрнәк подъезд исемен сакларга комачаулык итми.
Подъездны карап чыгу белән генә экскурсиябез тәмамланмады: йорт буенча башлык идән астында урнашкан бүлмәгә төшәргә тәкъдим итте һәм минем искиткеч нык аптыраячагымны да искәртте. Ул үз сүзендә торды да! Тузанлы ташландык хәлдәге идән асты урынына минем каршымда йомшак кәнәфиле, түгәрәк өстәлле, суыткычлы һәм башка кухня кирәк-яраклары булган киң, якты бүлмә ачылды.
- Кичләрен без монда күршеләр белән очрашабыз, төрле өстәл уеннары уйныйбыз, әңгәмәләр оештырабыз, - дип ял бүлмәсе ишеген ачып җибәрде Алла Федорова. - Бәйрәм көннәре аеруча күңелле уза. Диварларны тематик плакатлар белән бизибез, мул өстәл әзерлибез.
- Ак киндердә ясалган шәҗәрә агачы да шаккатырды, подъездда гомер итүчеләр монда элек һәм хәзер кайсы да булса фатирда яшәүчеләрнең исемнәрен теркәп баралар икән. Сүз дә юк, бу гадәти тоелган могҗиза күршеләр, "чыныккан" өлкән буын тарафдарлары Анна Ратникова, Гладких гаиләсе, Әсгать Вәлиуллин, Людмила Тупикова һ.б. ярдәменнән башка тумаган. Аларның уртак биләмәгә намуслы карашы бүтән күпфатирлы йортларда гомер итүчеләр өчен өлге, үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев