Урыссулыларны чисталыкка өйрәттеләрме
Һәр авыл җирлегенең төзеклелеккә, тәртипкә һәм чисталыкка хас үз кагыйдәләре бар, табигый ки аларны бозган өчен административ җәза да карала.
Һәрбер муниципаль берәмлекнең үз бозучылары бар. Административ комиссия төзегән беркетмәләргә караганда, урыссулылар - "лидер". Моңа, әлбәттә, Урыссу бистәсенең районда иң зур торак пункт булуы да сәбәп булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, җаваплылыкка барыннан да ешрак шәхси ихата хуҗалары җәлеп ителә - алар Урыссу бистәсе башкарма комитеты рөхсәтеннән тыш йорт яны территориясенә чуерташ, ком, такта, кирпеч кебек төзелеш материаллары туплый. Шулай итеп, административ комиссия күзлегенә Козин, Комсомол, Муса Җәлил, Совет, Яр буе, Островский, Киров, Шәрипов, Болын, Мияссаров, шагыйрь Сирин, Жуков, Пушкин, Гладилов, Гоголь, Шәкүров, Шамкин, Куйбышев, Сәйдәшев... урамнарында яшәүчеләр эләккән. Алар еш кына үз гамәлләрен "төзекләндерү кагыйдәләрен" белмәү белән аңлата. Әмма законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Җәза күләме билгеләнгәндә, административ хокук бозу характеры, гаепне җиңеләйтә һәм авырайта торган шартлар исәпкә алына. Штраф күләме гадәттә ике мең сум тәшкил итә. Ләкин арада 2,5 һәм 3,5 мең сумга кадәр штрафка тартылучылар да бар. Административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Полина Полухина сүзләренә караганда, берәүләр тиеш булмаган урында машиналарын тукталышка куя, икенчеләр - өсте полога белән ябылмаган килеш сибелүчән (безнең очракта - тирес) материал ташый, өченчеләр - йорт яны территориясендә үлән, яфрак яндыра...
- Әлбәттә, чуерташ һәм комны йорт янында бушатырга ярый, әмма аның өчен белешмә алырга кирәк, - дип сөйли Полухина. - Анда ихатадагы мунча, сарай кебек каралты-кураның төзелеше тәмамланган срок күрсәтелә. Табигый ки, бу вакытка төзелеш материалы да файдаланып бетәргә тиеш була. Бездә урамнар еш кына төзелеш материалы полигонына әверелә. Моңа чүп үләннәрен дә өстәсәң...
Халык үз ихатасында гына түгел, аның чикләрендә дә тәртип сакларга бурычлы булуы яңалык түгел. Интерьер кебек үк экстерьер да мөһим. Предприятие һәм шәхси торак территорияләрендә чүп яндырыру тыела. Ишек алдында чүп-чар, тимер-томыр, төзелеш, көнкүреш калдыклары тупларга, шулай ук йорт алды территориясендә автотранспорт юарга ярамый. Йорт хайваннарын асрау - монысы тагын бер мөһим тема. Әйтик, Төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы, хуҗасыннан башка урамда йөри торган этләр аулауга дучар. Этләр белән урамга чыкканда, аларда (өч айлык көчекләрдән тыш) кыска муенчаклы бау һәм борынчык булырга тиеш. Этләр һәм песиләр тарафыннан фатир, баскыч урнашкан җир, подвал кебек гомуми кулланылышта булган урыннар пычраттыру тыела. Хайваннар тудырган шакшылыкны аларның хуҗалары тиз арада җыештырып алырга тиеш. Йорт маллары - мөгезле эре терлек, бозаулар, сарыклар, атларны күмәк көтүдә йөртү таләп ителә. Кәҗәләр йорт эчендәге территориядә асрала, көтүлеккә чыгарган очракта, аның хаҗасы күзәтүе астында булуы алшарт. Әгәр алар урамдагы яшел үсентеләргә зыян сала икән, аның хуҗасына җәза бирелә. Бу Кагыйдәләрнең - ап-ачык хакыйкатьнең бары тик кайбер пунктлары гына. Ә хакыйкать юлы, билгеле булганча, гади дә, катлаулы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев