Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча акцияләр үткәрде

Халыкны социаль яклау бүлеге һәм "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре сентябрьдә өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча акцияләр үткәрде.

"Игелек кылырга ашыгыгыз" мәрхәмәтле башлангычлар көнендә социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә көзге букетлар тапшырып, "Йөрәктән йөрәккә" акциясен уздырды. "Экстремизмга - юк" айлыгы кысаларында рәсемнәр конкурсы һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм җыештыру буенча акция үткәрелде. Авыр тормыш вазгыятендә калган ике гаилә өчен аяк киемнәре, уенчыклар җыю буенча "Җылы бүләк ит" ярминкәсе оештырылды. Социаль хезмәткәрләр берничә Бөек Ватан сугышында катнашучының тәрәзләрен юган, уңыш җыюда ярдәм иткән, йортларында һәм ишегалларында тәртип урнаштырган. Алты ялгыз кеше һәм күп балалы аз керемле гаилә өчен яшелчә, җимешләр һәм өйдә кышка әзерләнгән ризыклар тутырылган кәрҗиннәр әзерләнгән. "Энергия" стадионында егерме биш кеше катнашкан "Добрый забег" акциясе үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев