Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның кибетләренең берсендә пенсионердан нигезсез шикләнгәннәр

Урыссу супермаркетларының берсендә булуы пенсионер Светлана Балаеваның кәефен соң чиккә кадәр төшергән. Хатынны нәрсә борчылырга мәҗбүр иткән соң? Аның сүзләре буенча, сатучылар аннан нигезсез рәвештә шикләнгәннәр - тауар урлаган дип уйлап, сумкасындагы әйберләрне чыгарып күрсәтүне таләп иткәннәр. Светлана аларның таләпләренә буйсынган, соңыннан шикаятьләр белдерү китабын таләп иткән.

Шуны әйтеп узарга кирәк, сумкада урланган товар булмаган. Сатучылар шикаятьләр китабын бирүдән баш тарткан, бу ханымның ачуын тагын да ныграк кабарткан.

Еш кына, сатучылар башбаштаклыгыннан зыян күргән мәкаләбез герое кебек үк башка сатып алучылар да, мондый вазгыятьтә нишләргә кирәк булу турында мәгълүматка ия булмаганлыктан, үзләренең хокукларын яклый алмый. Сезнең шәхси сумкагызда ниләр булуын кибеттән чыкканда күрсәтергә мәҗбүр итсәләр, сезнең ризалыктан башка әйберләрегезне карарга керешсәләләр, нишләргә соң? Сакчының яки башка кибет хезмәткәренең үзен болай тотарга хакы бармы? Сез аның таләпләрен үтәүдән баш тартырга хаклымы? Үзеңне ничек якларга һәм кемгә шикаять белдерергә?

Барыннан да элек администраторны чакырыгыз һәм алар кибетендә сәүдә кагыйдәләре бозылу турында Роспотребнадзорның җирле региональ бүлегенә шикаять язарга вәгъдә итегез. Шикаятьләр китабында эшнең барлык шартларын, үзегезнең дәгъваларыгызны бәян итеп, шикаять языгыз, инцидентның төгәл вакытын һәм урынын күрсәтегез.

Сакчы, сезнең кисәтүләрегезгә карамастан, үзбелдеклек белән тентү уздырырга маташа икән, бу хулиганлык турында маддәгә туры килә. Шунда ук полициягә шылтыратыгыз һәм үзегезне законсыз гаепләүләрдән яклауны таләп итегез! Әгәр дә сезне көч кулланып тоткарларга тырышсалар, бу- сезнең хокукларыгызны турыдан-туры бозу дигән сүз.

Югарыда саналган гамәлләр чын мәгънәсендә законсыз булып тора. Шәхси әйберләрне карау тентү булып билгеләнә. Сакчының да, кибетнең башка хезмәткәрләренең дә (башка үзхезмәт күрсәтү предприятиеләренең дә) сезне тентергә хаклары юк! Бары полиция хезмәткәрләре генә, ике пүнәтәй катнашында һәм тикшерү беркетмәсе төзү юлы белән генә, шәхси тикшерү хокукына ия ("Административ хокук бозулар турында кодекс", 27.7 маддә).

Һәм хәтта бу очракта да эшләр гади генә түгел. Тентү өчен нигез булып тауарны алып чыгу турында магнит рамкасы сигналы яки сатып алучының урлавы төшерелгән видеоязма булу тора. Әлеге факторлар булмаган очракта, сезгә беркемнең дә вәгъдә бирергә хакы юк. Сездән сумкада булган әйберләрегезне күрсәтүне сорый алалар. Сез исә үз чиратыгызда әлеге үтенечне кире кагарга мөмкинсез.

Сезнең инциденттан соң гамәлләрегез:

- Роспотребнадзорның региональ бүлегенә шикаять җибәрергә;

- район полиция бүлегенә гариза юнәлтергә;

- сакчыны җибәргән шәхси сак предприятиесенә сакчы өстеннән шикаять язарга. Әлеге предприятиенең исеме, кагыйдә буенча, ачык урында эленеп тора. Хезмәткәр турында аның шәхси мәгълүматлары күкрәк билгесендә яки табличкада булырга тиеш.

Кулланучылар хокукларын яклау турында мәгълүмат һәм консультация алу мөһим булганда, сез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләренә 423450, Әлмәт ш., Гафиятуллин ур., 26 адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Тел.: 8 (8553) 22-21-33; e-mail alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru.

Кибеттә булган вакытта тагын нәрсәләр белергә кирәк булуы турында безнең газетаның yutazy.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев