Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу балалары Габдулла Тукай шигырьләрен укыйлар

26 апрельдә бөтен дөньяда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Үз-үзебезне изоляцияләүгә карамастан, әти-әниләргә бу көнне балалары белән өйдә билгеләп үтүне тәкъдим итәргә булдык. Ата-аналарга балалар белән бергә Г.Тукайның әкиятләре һәм шигырьләре буенча иҗат ителгән мультфильмнар карарга, әкиятләр укырга тәкъдим ителде. Карап тикшерелгән әкиятләр һәм мультфильмнар буенча безнең тәрбияләнүчеләр ата-аналар белән бергә «Минем яраткан әкиятем» дигән темага рәсемнәр, шулай ук үз куллары белән кул эшләре ясадылар.

Барлык гаиләләр дә актив катнашты. Алар тәрбиячегә үзләренең рәсемнәрен, эшләнмәләрен, видеороликларын җибәрделәр, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Ата-аналар балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең татар теле тәрбиячесе Ләйсән Солтанова ясап җибәргән Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тәкъдирне күрсәттеләр.

Үзара ерак урнашсак та, бу көн уңышлы узды. Барлык тәкъдим ителгән биремнәрне дә кызыксынып үтәделәр. Барлык ата-аналарга һәм балаларга актив катнашканнары өчен рәхмәт.

Ләйсән СОЛТАНОВА, Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев