Урыссу бистәсенең «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында яшь сайлаучылар “Беренчеләр советы” җитәкчесен сайлады
«Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең «Беренчеләр советы» рәисен сайлау Татарстанда бердәм тавыш бирү көне кысаларында узды.
Яшь, көч-дәртләре ташып торган һәм иҗади уй-ниятләр белән тулы яшьләрнең булачак җитәкчесенә куелган таләпләр һәркемгә аңлашыла: аның белән эшләү кызыклы, нәтиҗәле, файдалы булырга, ә иң мөһиме — һәр яшь кешенең тавышы урыннарда һәм Рәсәйнең алдынгы төбәге булган республикада ишетелерлек булсын!
Әлеге хәрәкәтнең төп максаты — аңнары, бу дөньяны кабул итүләре әле ныгып җитмәгән балаларны дөрес, иҗади тарафка юнәлтү. «Беренчеләр советы» рәисе вазыйфасына Татарстанның 15 муниципаль берәмлегеннән гаризалар бирелде. Балалар үз тавышларын, һичшиксез, иң яхшы, иң сәләтле, иң җаваплы яшьтәшләре өчен бирделәр.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев