Урыссу бистәсе ишек алларында карт агачлар һәм этләр...
Кичә Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсенең Пушкин урамында яши торган кешеләр белән очрашты.
Пушкин урамындагы 85 һәм 87 санлы йортларда яши торган милекчеләр йорт фасадларын җылытуны, тышкы газ торбаларын буяуну, йорт белән янәшә үсә торган карт агачларны кисүне һәм эскәмияләр куюны сорады. Арада сарайларны законлаштыру үтенече белән чыккан яшәүчеләр дә булды.
Пушкин урамындагы 52 һәм 54 санлы йортларда гомер итүчеләр дә суның сыйфатлы булмавына, канализация системасының еш тыгылуына зарланды. Алар ишек алларында сукбай этләрнең күпләп йөрүен дә хәбәр итте. Хәер, моның шулай булуын муниципалитет вәкилләре үзләре дә күрә алды: йорт алды территориясендә җиде эт йөгереп йөри иде.
Очрашу барышында гражданнар Островский урамында машина юлы белән янәшә тротуар төзү, урау юл аша Ык елгасы ярына чыгу өчен җәяүлеләр юлы ясау мөмкинлеге белән дә кызыксынды.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев