Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу янгын сүндерүчеләре җиңүчеләр сафында

Урыссуның 42нче янгын сүндерү-коткару командасы, янгын сүндерү-коткару отрядларының һөнәри осталык нәтиҗәләре буенча, икенче урынны яулады.

 

Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең янгын сүндерү-коткару отряды бүлекчәләре арасында ярышлар «Энергия» стадионы янындагы картодромда узды. Әлеге ярышлар янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталыгын ныгытуга исәпләнде. Бу хезмәтнең көч, җитезлек һәм ныклы белем таләп итүенә ярышлар барышында үз күзләрең белән күреп ышанырга мөмкин иде. Барлык күнегүләрне дә махсус киемнәрдә килеш башкару җиңел эш түгел, һәм моны, мөгаен, бар кеше булдыра да алмыйдыр. Чын янгын вакытында алар нәкъ менә шундый халәттә эшли дә.

Ярышлар башланыр алдыннан Урыссуның 42нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Фәнил Солтанов бәйгедә катнашучыларны аның кагыйдәләре белән таныштырды.

- Ярышлар сигез төрне үз эченә ала, - диде ул. - Катнашучыларга хәрби кием кию, штанга күтәрү, йөк тәгәрмәчләрен күчерү, зур чүкеч ярдәмендә тәгәрмәчләр күчерү, юл салу һәм аны кире сүтү, «зыян күрүчене» куркыныч зонадан чыгару һ.б. ярыш төрләре буенча көч сынаша.

Хөкемдарлар комиссиясенә Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең 11 янгын сүндерү-коткару отряды әгъзалары керде.

Ярышта катнашучыларның үз бурычларын ничек үтәүләрен күзәтү барышында кайсы шәһәр командасының көчлерәк икәнен төгәл билгеләү җиңелләрдән булмады. Беренче карашка, барысы да югары һөнәри осталыкка ия иде.

 Ярышларда Урыссу бистәсенең, Азнакай, Лениногорск, Зәй һәм Бөгелмә шәһәрләренең янгын сүндерү хезмәткәрләре катнашты. Безнең районның янгын сүндерү-коткару хезмәте күрсәткән яхшы нәтиҗәләр аларның һөнәрманлыгын, җитезлеген һәм теләсә нинди хәлдән дә тиз арада чыга белү осталыгын күрсәтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев