Урыссу ишегалдында - “УЕН ФЕСТ”
Горький урамындагы «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән йорт янына, спорт ярышларында һәм хәрәкәтле уеннарда катнашу өчен, балалар җыйналды.
Аларның шат, күңелле тавышлары якын-тирәдәге йорт тәрәзәләрен дә ачарга мәҗбүр итте. Ничек инде түзеп утырмак кирәк? Балалар нәкъ аларның яшь чакларындагы кебек, чыр-чу килеп, рәхәтләнеп уйный. Оештыручылар әлеге мәдәни уен чарасының асылын әле аңлатып та өлгермәде, ә алар уенга да кереште.
Күпме дәрт-дәрман, шаянлык бу балаларда! «УЕН ФЕСТ» республика фестивале кысаларында уздырыла торган мондый уеннар әле дәвам итәчәк. Аның максаты - балаларда виртуаль дөньядан бик күпкә аерыла торган башка сыйфатны - бер-берең белән аралашуны булдыру.
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев