Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссу халкы - Республика бәйрәмендә

Бүген Ютазы районы халкы Республика көнен зур булмаган ярминкә һәм концерт белән билгеләп узды.

Район мәдәният йорты алды мәйданчыгына сәүдә белән килгән фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре урыссулыларга ит, сөт, эремчек, яңа суелган кош түшкәләре, бәрәңге, кишер һәм җиләк-җимеш тәкъдим итте. Балалар сәнгать үзәге коллективы кул эшләре белән сату итте. Шактый суык көнгә җылы өреп, тирә-якка тәмле шашлык исе таралды. Ә район мәдәният йорты солистлары, иҗат коллективлары һәркемгә бәйрәм кәефе өләште. Әлбәттә, бәйрәмгә җыелган кеше артык күп булмады – һава торышы күпләрне бу көннәрдә өйдә утырырга мәҗбүр итә. Шулай да үзләрендә теләк табып мәйданга килгән кешеләр тәм-том да алды, артистларның дәртле җырларына кушылып, суык йөгерә башлаган сөякләрен язып, биергә дә чыкты.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев